Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оренбурлар Җаек буеннан этнографик экспедициягә чыкты


Экспедициягә чыгучыларны озату чарасы
Экспедициягә чыгучыларны озату чарасы

Оренбурның “Милли авыл” мәдәни комплексында урнашкан милли утар вәкилләре Җаек елгасы чиге буеннан 240 чакрымны 4 көндә үтәргә тели. Алар экспедициядә милли йорт музейларын экспонатлар белән тулыландырырга уйлый.

Шулай ук оештыручылар әлеге экспедицияне 11 сентябрьдә Оренбурда Русия белән Казакъстан президентлары арасында булачак саммитка да багышлыйлар .

Шулай итеп, 4 көн эчендә экспедиция әгъзаларын Җаек елгасы буенда урнашкан 6 авыл халкы каршы алачак. Экспедиция үз маршрутын 17 кешедән торган 3 мотокөймәдә Европа белән Азия тоташкан чиктән Беляевка районының Алабайтал исемле татар авылы урнашкан җирдән башлады.


250 ел тарихы булган Алабайтал авылы халкының тамырлары Казан татарларына килеп тоташа. Авыл халкының саны 600 тирәсе, үз мәктәбе, мәчете, көчле фермерлары бар. Беляевка районында татарларның саны күп түгел - 1700 тирәсе, район халкының 9% тәшкил итә.

Сәяхәткә чыгар алдыннан, Алабайтал авылы мәчете имамы Винер хәзрәт дога укыды. Авыл мәктәбе укучылары татар милли киемнәрдә җыр-бию белән уралып барган тамашадан соң, экспедиция әгъзаларына бер ягына Европа, икенче ягына Азия дип язылган чәк-чәк тапшырды. Чәк-чәк өстенә авылның үз тугъра төшерелгән әләм дә кадалган иде. Әйтергә кирәк, үз гербларын булдырган авыллар сирәктер. Татар утары музее өчен бу беренче экспонат булды.


Шунысы да күзгә ташланды: 3 көймәнең берсендә кечерәк итеп эшләнгән Татарстан әләме дә куелган иде. Әлеге көймәгә утыручыларның өчесе - татар. Шуларның берсе татар утары вәкиле Марат Әхмәтҗанов әйтүенчә, алар этнографик экспедиция барышындагы очрашуларда татар йортының эшчәнлеге белән таныштырырга һәм музейга экспонатлар да җыеп кайтырга планлаштыралар.

Әлеге экспедиция әгъзаларына төрле авыллардан вәкилләр килеп кушылачак. 30 июль көнне Оренбурга килеп җиткәндә аларның саны 67 булыр дип көтелә.

XS
SM
MD
LG