Accessibility links

Кайнар хәбәр

Атка печән кем сала?


Мәктәп тәмамлаган яшьләр үзләренә юл сайлый. Авылдагылар, кечкенә шәһәрдәгеләр калага килеп, югары белем алу теләге белән яна. Эшче һөнәр алырга яки авылда яшәргә калырга берсе дә теләми.

Югары уку йортларына студентларны кабул итү дәвам итә. Алар иң зур балл җыйган абитуриентларга чылтыратып тизрәк үзләренә чакыра. Чөнки укырга керергә теләүчеләрнең һәрберсе уртача 15-20 белгечлеккә гариза биргән.

Билгеле булганча, 2009 ел чыгарылыш укучылар саны башка елларга караганда күпкә ким. Чөнки 1998 елны мәктәпкә керүче балалар ике төркемгә бүленде: берсе - 3 сыйныфтан, 4 не укымыйча, 5 кә “сикерде”, икенчесе - 4 нче сыйныфны да укыды.

Бүген Казанның мәшгульлек үзәгендә эш эзләүче 35 % кешенең югары уку йорты дипломы бар. Шуңа карамастан, яшьләр эшче һөнәр белгечлегенә караганда югары белемгә омтыла.

Барсы да дәүләтнең абруйлы, яхшы университетында белем алырга атлыга. Күбесе үзен Татарстанның иң атаклы Казан дәүләт университеты, финанс һәм икътисад, Казан медицина университеты студенты итеп күрәсе килә. 27 июльдә университетлар укырга кергән төп исемлек белән бергә резерв исемлекне элү турында “Азатлык” радиосы сәхифәсендә язма эленгән иде.

Казан медицина университетына керергә теләүчеләр арасында ризасызлык белдерүчеләр күп. Бюджет урыннарының яртысына баллары күпкә түбән булса да шәһәрләрдән максатчан юллама белән килгәннәрне алганнар.

БДИ нәтиҗәләре белән 3 фәннән 220 балл җыйган Гүзәл гомум таләпләр нигезендә медицина университетына керергә тели. Әмма ул резерв исемлектә 48 нче булып тора. Чагыштыру өчен, юллама белән килгән Юля 140 балл белән бюджетка керә алган. Күп кенә абитуриентлар һәм аларның ата-аналары моны гаделсезлек дип үзара сөйләшә. Биредә табиб балалары гына белем алырга хокуклы мени дип аптырый алар.

Быел медицина университетына 200 дән артык абитуриент юллама буенча түләүсез урынга укырга кергән. 50 ләп инвалидны укырга алганнар. Инвалидлар һәм юллама белән килгәннәр арасында бәйге үткәрелми. Өч фәннән 120 балл җыйганнарны да укырга кабул иткәннәр.

Айгөл КДУның биология факультетының микробиология белгечлегенә бюджетка керде. Монда да 15 түләүсез урынның 5 сен конкурссыз гына инвалид һәм ятимнәргә бирделәр, ди ул.

Әллә кризис булганга, әллә белемнәренә нык ышанганга бик күпләр бюджеттагы урыннарга гариза биргән. Түләүле урыннарга студент җыя алмаучы ВУЗлар да бар. Мәсәлән, Казан дәүләт технологик университеты абитуриентларны үзенә җәлеп итү, студентларсыз калмас өчен кризиска каршы махсус тәкъдимнәр дә ясый. Монда бөтен факультетларда түләүле бүлекләрдә уку өчен 20 % ташлама ясыйлар.

Техникум һәм училищеларга бөтенләй кеше калмый диючеләр дә бар. Юкса теләүчеләргә монда барлык ишекләр дә ачык. Бушка, экзамен һәм БДИсыз алалар, тулай торак бирәләр, стипендия түләнә һәм өстәвенә, укып бетерү белән, эшкә дә урнаштыралар.

Дәүләт университетларыннан кала Татарстанда барлыгы 14 дәүләтнеке булмаган акча түләп укый торган югары уку йортлары бар. Сайлау һәм уку урыны булганда, быелгы абитуриентлар белемсез калмас. ВУЗлар күп, аларда уку шансы да аз түгел. Тик менә барысы да югары уку йортларына кереп тулгач, эшчеләргә Татарстан тагы да ныграк кытлык кичермәс микән?
XS
SM
MD
LG