Accessibility links

Кайнар хәбәр

Октябрьдә Казанга Дмитрий Медведев киләчәк


Октябрьнең 22-25 көннәрендә Татарстан башкаласында “Русия – спорт иле” дип исемләнгән беренче зур спорт чарасы үтәчәк. Кичә бу хактагы карарга Русия президенты Дмитрий Медведев кул куйды.

Татарстанның яшьләр, спорт һәм туризм министры Марат Бариев сүзләренә караганда, бу көннәрдә Казанда Русия президенты каршындагы физик тәрбия һәм спорт шурасы утырышы, “Спортта инновацияләр” исемле күргәзмә, спорт сәнәгатенә багышланган остаханәләр һәм түгәрәк өстәл сөйләшүләре үтәчәк.

Шулай ук спорт турында фильм фестивале, Русия һәм Татарстанда олимпия хәрәкәте һәм спорт үсешенә багышланган фотокүргәзмәләр оештырылачак, спорт өлкәсендә 12 номинациядә бүләкләр булдырылачак.

Министр сүзләренә караганда бу чараларга Русия һәм чит илләрдән 2 меңләп танылган спортчы һәм тренерлар киләчәк.

Русия президенты Дмитрий Медведев Казанга килеп 2013 елда үтәчәк Универсиадага әзерлек барышын тикшерәчәк.
XS
SM
MD
LG