Accessibility links

Кайнар хәбәр

Молдова оппозициясе коммунистларны җиңәрлек тавыш җыйды


Молдова парламентына узган сайлау нәтиҗәләренә караганда, оппозициядәге фиркаләр депутатлары урыннарның 50%тан артыгын алачак.

101 урынлык парламентта 48 урынны коммунистлар алачак, 53 урында оппозиция вәкилләре булачак.

Үзәк сайлау комиссиясе тавыш бирүдә халыкның 58%тан артыгы катнашты, дип хәбәр итте.

Бер ай элек президентны сайларга тавышлары җитмәгән коммунистларның башлыгы Владимир Воронин яңа парламент сайлвын уздыруны тәкъдим иткән иде.

Президентның сайлануы өчен 61 депутатның намзәтне яклавы кирәк.
XS
SM
MD
LG