Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тәһранда оппозициянең матәм җыены таратылды


Тәһранда полиция Иран оппозициясенең җыенын куып таратты. Оппозиция җитәкчесе Мирхөссәин Мусави тарафдарлары каршылык чараларында һәлак булганнарны искә алыр өчен җыелган иде. Бүген мәрхүмнәрнәр җирләнүенең 40нчы көне билгеләнде. Матәм чарасы зиратта үтәргә тиеш иде.

Июнь аендагы протест чаралары президент сайлавыннан соң башланды. Оппозиция Мәхмүд Әхмәдиниҗатның сайлануын танудан баш тартты.
XS
SM
MD
LG