Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина Русиянең баш консулын әлегә кумый


Украина Русиянең Одессадагы баш консулы әлегә илдән куылмый, әмма бу Киевның аңа карата тәнкыйте булмаганын аңлатмый, дип хәбәр ителә. Украина тышкы эшләр министрлыгы Русия дипломатын соңгы тапкыр кисәтүе турында белдерде.

Украина мәгълүмат чаралары дипломат Александр Грачевның Одессада “Фашистларга каршы хәрәкәт” һәм “Ватан” фиркасен финанславы турында язды. Бу хәрәкәт һәм партияне Украинаның иминлек хезмәтләре апрель аенда “Сич” патриотик оешма башлыгы студент Максим Чайка үлеменә катнашы булуда гаепли.

Шулай ук Грачев һәм Украинадан куылган дипломат Владимир Лысенко шпионлыкта шикләнелә.

Гаепләүләргә җавап буларак Русия Украина дипломаты Игорь Березкинны илдән куды. Украина министрлыгы Мәскәүнең бу карарын “нигезсез” дип бәяләде.
XS
SM
MD
LG