Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә йорт яки эш урыны конфискацияләнә


Төркиядә көненә бурычларын түли алмаганнарга мәхкәмә тарафыннан җибәрелгән рәсми шәхесләр килеп, әйберләрен конфискациялиләр. Соңрак бу җиһазлар аукцион аркылы сатыла.

Уртак кыенлыклары булган аерым шәхесләрнең саннары миллионнар белән исәпләнә. Төрек матбугатын тикшергәндә, икътисади кыенлыкларның көндәлек хәбәргә әйләнгәнен күрәбез. Бу атнада да Төркия дәүләт чиновниклары һөнәр берлегенең бер тикшеренүе яңалык булды.

Төркиядә көненә 2600 йорт һәм эш урынына бурычларын түли алмаганнарга мәхкәмә тарафыннан җибәрелгән рәсми шәхесләр килә. Шуннан соң ул йорттан, яки эш урыныннан ни тапсалар, шуны конфискациялиләр, ягъни алып китәләр. Соңрак бу әйбер яки җиһазлар аукцион аркылы сатыла. Һөнәр берлеге рапортында көненә 123 автомашина да конфискацияләнә, һәр көн саен уртача 270 завод яки эш урыны ябыла дип белдерелә. Моннан тыш, көненә уртача 26000 түләнмәгән вексел мәхкәмәгә тапшырыла, 4000-нән артык вексел исә протестка дучар була икән.

Инде яшелчә базарларында, азык-төлек кибетләрендә кереме кечкенә булганнар кредитка чумган. Мондый кредит тик бер-берен яхшы белгән кибетче белән сатып алучы арасында гына булырга мөмкин. Шул сәбәпле күпчелек банклардан алган кредит карталары белән алыш-биреш итә.

2009 елның беренче алты аенда кредит карты белән ясалган алыш-бирешнең микъдары 12 %-ка арткан. Банкара кредит картасы үзәгенең белдерүенә караганда, иң күп кредит картасы башта азык-төлек кибетләрендә, икенче чиратта бензоколонкаларда, аннан кием-салым кибетләрендә, димәк, киң кулланыштоварлары сатылкан җирләрдә кулланыла.

Дәүләт министры Бүләнт Арынчның белдерүенчә, май аена хәтле Төркиядәге 25 миллион кредит картасының якынча 2 миллионын вакытында түләнмәгән кредит карталары тәшкил итә. Тулаем 3 миллиард 300 миллион лиралык бурыч бар икән. 7 миллион бурычлы исә бурычларын бүлгәләп түләргә гарантия биргән.

Әмма алар бу вәгъдәләрен үти алырлармы? Бусы инде икенче мәсьәлә. Кредит картасы куллану – ул үзегездә булмаган акчаны әҗәткә алу дигән сүз. Табигый шуның өчен зинс түлисе була. Вакытында түли алмасаң, зинс микъдары да арта. Кайберәүләр бер банктан алган кредит белән башка банктагы бурычын түли.

Статистик саннарга караганда, эшсезләр саны ягыннан Төркия дөньяда дүртенче урында тора. Илдә 14,9% эшсез бар. Икътисади хезмәттәшлек һәм тәрәккыят оешмасы кризисның кимиячәген фараз ителгән киләсе елда да, Төркиядәге эшсезләр саны 16.4%-ка күтәреләчәк дип белдерә. Русиядә дә эшсезлек 10,2%-ка үскән. Ләкин Русиянең байлыгы күп. Хәер, ул байлык халыкның кулында булмаса да.

Икътисади кризис барлык социаль төркемнәргә тискәре тәэсир ясады. Төркиянең төрле шәһәрләрендә студентларның протестлары башланды. Измирда университет студентлары арасында ясалган бер сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, студентларның 62%-ы көненә өч мәртәбә ашый алмый. Алар җирле идарәләрдән тулай тораклар салынуын, электр, су кебек чыгымнардан салым алынмавын һәм быел күтәрелгән уку бәясенең төшерүне таләп итә.

Хөкүмәт чарасыз кебек күренә. Бензинга кабат бәяләр күтәреләчәк һәм бер тәмәке кабының бәясе 6-7 долларга үсәр дип көтелә. Мондый чаралар халыкны ачуын гына үстерүдән башка нәтиҗә бирмәячәк. Гәрчә, хөкүмәт халыкның игътибарын башка якларга җәлеп итүдә уңышлы эш алып бара. Ләкин бу кайчанга кадәр генә дәвам итә алыр?
XS
SM
MD
LG