Accessibility links

Кайнар хәбәр

Камаз бер айга җитештерүен туктата


Чаллы – Камаз ширкәте бүгеннән башлап бер айга җитештерүен туктата. Ширкәт җитәкчеләре белдерүенчә, Русиядә Камаз машиналарына мохтаҗлык кимегән. Шул сәбәпле җитештерүне бер айга туктатып торырга карар ителгән. Шундый ай итеп август аен сайларга булганнар.

Камаз җитәкчесе Сергей Когогин сүзләренчә, август ае киләчәктә дә, икътисадның нинди хәлдә булуына карамастан, Камаз өчен җәйге ял ае булып калырга мөмкин. “Бу Русия өчен генә яңалык. Европа Берлеге илләрендә ширкәтләрнең җәйге ялга китүе гадәти күренеш”, - диде ул.
XS
SM
MD
LG