Accessibility links

Кайнар хәбәр

Cоциаль ипотека програмына өзелү куркынычы яный


Казан – Соңгы җиде ай эчендә бу програм нигезендә көтелгән торакның ни бары чиреге гамәлгә кертелгән. Әлеге саннар җомга көнне үткән киңәшмәдә яңгыратылды.

Татарстанның торак һәм коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин әлеге програмны гамәлгә ашыручы президент каршындагы дәүләт торак фондына тәнкыйть белдерде.

Фонд башлыгы Тәлгәт Абдуллин бу хәлне акча кытлыгы белән аңлатты – бюджет төзегәндә күздә тотылган 6 миллиард рубль чамасы федераль акча фондка әле дә килеп җитмәгән.

Татарстан хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов финанс министрлыгына акча тотылышын тикшереп бер атна эчендә хисап бирергә кушты.
XS
SM
MD
LG