Accessibility links

Кайнар хәбәр

Langeland көймәсе диңгезчеләре табылмады


Швеция тирәсендә баткан Langeland көймәсендәге диңгезчеләр хәбәрсез югалган булып санала. Эзләү-коткару эшләре туктатылган. Йөкләр ташучы бу көймәдә 6 кеше эшләгән, аларның 2-се Украина ватандашлары булган, калган дүртесе – Русия кешеләре. Украина каза булган җиргә үз белгечләрен җибәрде. Көймә Норвегия байрагы астында йөргән. Ул Швециягә һәм Норвегия арасында төзелештә кулланыла торган таш ташыган. Langeland көймәсе диңгездә 9 дәрәҗәле давыл вакытында баткан.
XS
SM
MD
LG