Accessibility links

Кайнар хәбәр

Курманбәк Бакиев вазыйфага керде


Кыргызстан башлыгы хәерчелек һәм коррупция белән көрәшкә төп игътибарны бирергә вәгъдә итте. Оппозиция аны президент итеп танудан баш тартты.

Инаугурация якшәмбе көнне Бишкәктә үтте. Анда парламент депутатлары, башка мактаулы кунаклар булды.

Үткән атнада Бакиев икенче тапкыр президент булып сайланды. Рәсми мәгълүматларга караганда, аның өчен 76 % сайлаучы тавыш биргән. Ул вазыйфага керү тантасында Кыргызстан конституциясен, кануннарын үтәргә, илнең иминлеген һәм бәйсезлеген якларга, ватандашларның хокукларын һәм иреклекләрен тәэмин итәргә вәгъдә итте.

Кыргызстандагы гаилә президентның ант бирүен карый
Бакиев президент урынында эшләгәндә хәерчелек һәм коррупция белән көрәшкә төп игътибарны бирергә вәгъдә итте. Ул илне бердәмлеккә чакырды һәм аның сайлануын һәркемнең җиңүе дип атады.

Кыргызстандагы президент сайлаулары нәтиҗәләрен илдәге оппозиция танымый. Төп көндәш Алмазбәк Атамбаев, Бакиевны президент булып танудан баш тартуы хакында белдерде.

Тавыш бирү көнендә Кыргызстанда булган Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы күзәтүчеләре дә сайлауларга тәнкыйть белдерде. Алар бюллетеньнәрне күпләп ташлау, берничә тапкыр тавыш бирү һәм башка төрле хәрәмләшүләр турында хәбәр итте.
XS
SM
MD
LG