Accessibility links

Ингушетиядә Эстемированы искә алуга рөхсәт бирелмәде


Ингушетиядә хокук яклаучы Эстемированы искә алуга багышланган урам җыенын үткәрергә рөхсәт ителмәде. Сәбәп итеп газ торбасының якын урнашуы әйтелде.

Хокук яклаучылар 7 августта Назрань каласында Наталья Эстемированы искә алуга багышланган җыенда булган, шуның өчен Назрань шәһәр хакимиятләренә чараны үткәрергә рөхсәт бирү турында мөрәҗәгать иткән.

Бу урам җыенында Юнысбәк Евкуровка теләктәшлек белдерү, Ингушетия һәм Чечнядагы террорны хөкем итү турында әйтергә җыенган идек, ди хокук яклаучылар. Аның урынына активистларны прокуратурага сорау алуга чакырганнар.

Хокук яклаучы һәм журналист Наталья Эстемирова урланып, атып үтерелгән иде.
XS
SM
MD
LG