Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омскида су басулар булды


Идел-Урал якларында яшәүчеләр корылыктан иза чиксәләр, Омскилар көн дә яуган яңгырлардан ни эшләргә белми.

Шушы көннәрдә Омскиның аяк киеме кибетләрендә иң үтемле товар – резин итекләр булды дисәм, ялгыш булмас. Кибет киштәләрендә зур размерлы гына түгел, кечкенә итекләр дә калмады. Чөнки соңгы вакытта көн саен диярлек, ә узган якшәмбедә көне буе яуган яңгырлар нәтиҗәсендә шәһәр урамнары йөри алмаслык хәлгә килде, өйләргә су керде.

“Омскины су басты” дип оран салмасалар да, кайбер үзәк, өлкә һәм шәһәр радио-телевидение ширкәтләрендә бу хакта берникадәр мәгълүмат бирелде. Синоптиклар хәбәр итүенчә, озакка сузылган җәйге явымнар Омскида инде 30 елдан артык булмаган. 2 август көнне тәүлек эчендә яуган яңгыр уртача көндәлек нормадан 10 тапкырга артык булган.


Мондый явымнардан соң шәһәрнең Амур поселогындагы Ленин һәм Үзәк округларындагы күп кенә урамнар һәм өйләр су астында калды. Хуҗаларга ашыгыч рәвештә йорт кирәк-яракларын түбәлек астындагы югарырак урынга, яки урамга ташырга туры килде.

Явымнар сәбәпле, шәһәрнең 300-дән артык бер катлы шәхси йортына су керде. Гадәттән тыш хәлләр хезмәтенә генә бер тәүлек эчендә генә 3 меңннән артык кеше ярдәм сорап чылтыратты. Төн буе әлеге хезмәтнең 23 янгын сүндерү бригадасы һәм 300-гә якын махсус техникасы эшләде: өйләрдән һәм идән асларыннан су суыртып торды.


“Мондый су басуның төп сәбәбе – шәһәр урамнарында су үткәргеч каналларның аз һәм начар хәлдә булулары. Булганнары да чүп белән тулган. Аларны чистартучы да, караучы да юк. Инде ашыгыч рәвештә чистарта башладылар, әмма күпмесен генә төзәтерләр. Ә яңгырлар көн саен ява. Тагын да шулай явым-төшем булып торса, урамнар күлгә әйләнеп, йөрмәслек хәлгә киләчәк. Ә йортлар һәм кешеләр белән ни булачак – бу турыда уйларга да куркыныч”, ди МЧС хезмәткәре Илһам Әхмәров.
XS
SM
MD
LG