Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай уйгырларны террор әзерләүдә гаепли


Кытай Сиңҗан-Уйгыр төбәгендә террор чараларын булдымый калуы турында белдерде. Аларны оештыруда Рабига Кадыйрны гаеплиләр.

Кытайның рәсми мәгълүмат чаралары, хакимиятләрнең Синҗан-Уйгыр автоном төбәгендә берничә террор гамәлен булдырмый калуы хакында белдерде. Июль башында Өремчидә уйгырлар һәм хан кытайлары арасында каты бәрелешләр булган иде. Аларда, рәсми мәгълүматларга караганда 197 кеше үлде.

Синьхуа агентлыгы, Кытайның иминлек хезмәтләренә сылтау ясап, кимендә 5 террор чарасы әзерләнгән булган, дип хәбәр итте. Шул рәвешле төбәктәге вәзгыятне тотрыксызландыру максаты куелган булган, дип әйтелде. Шулай ук, кешеләр кулга алынган, корал һәм шартлаткычлар тартып алынган, диелә рәсми агентлыкның хәбәрендә.

Рабига Кадыйр
"Азатлык"ның Кытайдагы хәбәрчесе әйткәнчә, Кытай хакимиятләре бу террор гамәлләрен әзерләүдә "Көнчыгыш Төркистан" хәрәкәтен, Бөтендөнья уйгыр конгрессы җитәкчесе Рабига Кадыйрны гаепләде.

Гомумән алганда, бу көннәрдә Кытайда Рабига Кадыйрны каралту кампаниясе бара. Мәсәлән, берничә көн элек Кытай газеталары аның туганнары имзалаган хатны бастырып чыгарды. Кытайның инглизчә сөйләүче CCTV каналының интернет сәхифәсендә дә туганнарның сүзләре белән танышып булды.

Аерым алганда Рабига Кадыйрның балалары, кәрдәшләре аны уйгыр төбәгендә тынычлыкны бозмаска чакыра. Улның хатында мәсәлән, әни син монда булмаган елларда күп нәрсә үзгәрде, монда уйгырлар хәзер бай яши, хакимиятләрнең безгә мөнәсәбәте әйбәт, дип әйтелә. Мәгълүмат чараларында Рабига Кадыйрның өлкән улы, кызы һәм абыйсының сүзләре китерелә. Алар 5 июльдәге каты бәрелешләргә тәнкыйть белдерә. Рабыйга Кадыйрның улы Каһар "Синхуа" агентлыгына: "Без тыныч тормыш алып барырга телибез, бу хәлләр аркасында җәйге ялны кичектерергә туры килде", дип әйткән.

Бөтендөнья уйгыр конгрессы башлыгы Рабига Кадыйр Кытайдан АКШ качып киткән иде. Күптән түгел ул Өремчидә 5 ильдә булган вакыйгалар һәм гомумән уйгырлар милли хәрәкәте турында мәгълүмат таратыр өчен Япониядә килде. Ул Токиода мәгълүмат чаралары алдында чыгыш ясады, шул ук вакытта АКШ матбугатында да мәкаләләр бастырды.

Өремчидәге хәлләргә бәйле мәхкәмә эшләре август уртасында башланачак дип көтелә. Берничә көн элек мәхкәмә алдына басачак 253 кешенең исемлеге игълан ителде. Шулар белән бергә тагын берничә йөз мең кеше сак астында тотыла. Кулга алынган кешеләрнең күбесе – уйгырлар.

Уйгыр милли хәрәкәте рәсми Кытай хакимиятләрен милли изүдә гаепли.
XS
SM
MD
LG