Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уку йортлары һаман "камалышта"


Халык исемлекләр карый
Халык исемлекләр карый

4 августта югары уку йортларында укырга керүчеләр исемлеге билгеле булды. Хәзер уку йортлары кырмыска оясын хәтерләтә.

Быел укырга кабул итү өч өлештән тора. 4 августта игълан ителгән исемлек июль ахырында укырга алынырга тәкъдим ителгән абитуриентларның рәсмиләштергән исемлеге.

5 август көнне икенче дулкында укырга керү мөмкинлеге булган абитуриентлар исемлеген күреп булачак. Бу кешеләр 13 августка кадәр документларының төп нөсхәләрен тапшырырга тиеш.

1-20 август көннәрендә кабул итүнең өченче өлеше була. Кабул итү комиссияләре үз эшләрен 21 августта гына тәмамлар дип көтелә. Бу көнне исә студент булучыларның тулы исемлеге чыгачак.

4 августта чыгарылган исемлекләрдә үзенең фамилиясен бары тик бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) нәтиҗәләрен һәм аттестатларының төп нөсхәсен тапшырганнар гына күрә алды. Ә документларны 3 август көнне көндезге сәгать бергә кадәр бирергә мөмкин иде.

Лоторея уены

Быел укырга керүнең төп үзенчәлеге: барлык югары уку йортлары да нәтиҗәләрне бер көндә чыгара. Абитуриентлар исә имтихан нәтиҗәләрен төрле җиргә бирә алды. Шуңа күрә укучылар арасында күп уку йортларында бәйге зур. Кайбер бүлекләрдә бер урынга 80-шәр кеше дәгъва кыла.

Абитуриентларга да укырга керү өчен имтихан биреп торырга туры килмәде. Укучылар өчен барысын да баллары хәл итте. Шуңа бу ярышны кайберәүләр лоторея уены дип тә атый.

Быел Казан дәүләт аграр университетына барлыгы 2708 укучы гариза биргән. 4 августка кадәр шуларның 60%-ы документларының төп нөсхәләрен биреп өлгергән.

Аграр университетның кабул итү бүлеге җитәкчесе Гүзәл Фәссахова сүзләренчә, уку йортында 412 түләүсез урын каралган. Мисал өчен, биредә икътисад, инженерлар әзерләү бүлегендә бер урынга 20-25 кеше дәгъва кыла. Ә түләүле урыннар 365 икән. Аграр университетында түләп уку елына якынча 40 мең белән бәяләнә.

Гүзәл Фәссәхова
Фәссәхова фикеренчә, аларга күбрәк авыл балалары килә. Шәһәр балалары да юк түгел икән.
Бирегә башка уку йортларындагы кебек бер елга гына инвалид белешмәсе алган абитуриентлар килмәгән, ди ул.

“Быел Мари Иле, Чуаш, Удмурт республикаларыннан югары баллы укучылар килде. Әмма Татарстан абитуриентлары арасында да югары күрсәткечлеләр бар. Мисал өчен, Саба, Буа, Мамадыш абитуриентлары”, ди Фәссәхова.

Казан дәүләт технология университетының 2350 түләүсез урынына 105 мең укучы документларын тапшырган иде. Хәзер шуларның 9800-е имтихан нәтиҗәләренең, аттестатларының төп нөсхәсен илтеп биргән. Шулай итеп, технология уку йортында бер түләүсез урынга 5 кеше туры килә.

Технология университетында укырга кабул ителүчеләр исемлеге белән бергә укырга алынырга мөмкин булучыларның да исемлеге чыкты. Студент булырга өметлеләр саны да 3230-га җиткән.

Айгөл 27 бүлеккә укырга керә ала

Казан кызы Айгөл математика, урыс теле, җәмгыять белеме, тарих, биология фәннәреннән БДИ тапшырган. Уртача алганда, һәр фәнне 80 балга бирә алган. Ә урыс теленең нәтиҗәсе 96 бал белән бәяләнгән.

Айгөл документларын Казан дәүләт университетының 27 бүлегенә тапшырган һәм барысына да чакыру алган. Ахыр чиктә биология факультетының микробиология бүлегенә укырга керергә булган.

Айгөл БДИ-ын гамәлгә кертүне уңай бәяли. Укучы теләсә кайсы җиргә укырга керә ала, ришвәтчелек тә кими, ди ул.

Шулай итеп, югары уку йортлары мәш килеп тора. Түләүсез бүлеккә үтә алмаучылар түләүлегә гариза яза, бер уку йортыннан икенчесенә йөгерә. Әлегә укырга керүнең беренче өлеше, ягъни спектакльнең беренче пәрдәсе генә ябылды.
XS
SM
MD
LG