Accessibility links

Кайнар хәбәр

Австралия Әл-Каидә һөҗүмен фаш иткән


Австралия полициясе Мельбурнда тентүләр үткәрә
Австралия полициясе Мельбурнда тентүләр үткәрә
Австралия полициясе сишәмбе иртәсендә 4 кешене кулга алган. Полиция белдерүенчә, алар Австралиянең бер хәрби ныгытмасына һөҗүм итәргә җыенган. Чыгышы белән Ливан һәм Сомалидан булган бу кешеләр Әл-Каидә белән бәйләнештә тора дип саналган Әл-Шабаб исемле сугышчы төркем әгъзалары диелә.

Полиция әйтүенчә, 20 яшьләр тирәсендә бу егетләр Сиднейдан көньяк-көнчыгышка таба урнашкан Һолсуорти ныгытмасына интихар һөҗүм әзерләгән булган. Автоматлар белән бәреп кереп, алар мөмкин кадәр күбрәк Австралия хәрбиен юк итәргә җыенган. Үзләрен атып үтергәнчегә кадәр.

Кевин Руд
Австралия премьер-министры Кевин Руд һөҗүмне фаш иткән федераль полиция һәм күзләү идарәсенә югары бәя бирде.

“Ике идарәнең килешеп нәтиҗәле эшләвенә югары бәя бирәм. – диде Руд. – Австралия хөкүмәте илнең үзендә дә, читтән дә террор янаулары турында даими кисәтеп килде.”

400-ләп полиция хезмәткәре Австралиянең икенче шәһәре Мельбурнда 19 урында тентүләр үткәргән. Тагын кулга алулар булырга мөмкин диелә.

Әл-Каидәнең яңа нигезе

Сугышчыларны бу һөҗүмгә төгәл нәрсә этәргәне әйтелми. Ләкин Гыйрак һәм Әфганстанда Австралия хәрбиләре бар. Шуңа күрә бу ил исламчы сугышчылар өчен хәдәф булып тора. Соңгы җиде елда Индонезия һөҗүмнәрендә 90-нан артык Австралия кешесе үтерелде.

Австралия полициясе башлыгы Тони Негус әйтүенчә, кулга алынганнарның берсе Сомалига барып Әл-Шабаб төркемендә күнегүләр үткән булган. Ул анда Австралиядә һөҗүмнәр башкару өчен фатиха алырга барган ди Негус.

“Сомали һәм гомумән Төньяк Африка Әл-Каидәнең яңа нигезенә әйләнеп бара, - ди Австралиянең Стратегик сәясәт институты белгече Карл Ангерер. – Аның инфраструктурасы хәзер шунда, 10 ел элек шикелле Әфганстанда түгел.”

Ангерер сүзләренчә, Австралия Әл-Каидә өчен иң тәмле хәдәф, 2001 елдан бирле анда җитди террор гамәленең булганы юк.

Австралия полициясе һәм күзләү идарәсе шикле кешеләрне 7 ай буе күзәтеп барган. Аларны Һолсворти ныгытмасы һәм башка хәрби урыннар янында күргәннәр.

Хәвеф халәте "уртача"

Бу көннәрдә Австралиядә ислам динен кабул иткән Шейн Кент өстеннән мәхкәмә эше бара. Узган атна Кент 2005 елда зур спорт чарасы вакытында һөҗүм әзерләгәнен таныды. 8 кешедән торган төркем футбол финалы вакытында бомба шартлатырга җыенган. Мельбурн стадионда ул чакта 92 мең чамасы кеше булган.

Шушы ихтимал һөҗүм турындагы хәбәрләргә карамастан, премьер-министр Руд әлегә илдә хәвеф халәтен арттыру өчен нигез юк дип саный.

“Бүгенге вакыйгалар әлегә илдәге хәвеф дәрәҗәсен үзгәртергә нигез бирми, - ди Руд. – Ул 2001 елда Кушма Штатларга булган һөҗүм вакытыннан бирле "уртача" дәрәҗәдә кала.”

Әл-Шабаб
төркеме Сомалиның көньяк һәм үзәк өлешләрен контроль итә. Җитәкчесе Мохтар Али Рабу. Сомалида ислам дәүләте төзү максаты белән Сомали хөкүмәтенә һәм аның Эфиопиядәге беректәшләренә каршы көрәш алып бара.
XS
SM
MD
LG