Accessibility links

Кайнар хәбәр

Экстремистлармы, сүз иреге сагында торучылармы?


Николай Швецов
Николай Швецов

Тагын дүрт кеше бәйсез интернет сәхифәдәге язмалар уңаеннан тикшерү изоляторына ябылды.

“Уфагуб” һәм “Ревинформ” кебек бәйсез интернет сәхифәләрнең тыелуын хәбәр иткән идек. Аларны интернет белән тәэмин итү ширкәтләре кулланучыларга җиткерми. “Ревинформ” сәхифәсендә экстремистик язмалар биргән өчен дип Айрат Дилмөхәммәтов май аенда ук тикшерү изоляторына ябылган иде.

Инде чиратта “Уфагуб” сәхифәсе. Аның белән хезмәттәшлектә тикшерелгән 4 кеше тикшерү изоляторына ябылган. Алар: Николай Швецов, Сергей Орлов, Игорь Кучумов һәм Константин Нестеревлар.

Николай Швецов вазыйфасыннан файдаланып, экстремистлар хәрәкәтендә катнашуы, хакимияткә, канунга буйсынмаска чакыруда гаепләнә. Калган өч тоткарланучы мәгълүмат чарасы аша экстремизмга чакыру, кеше дәрәҗәсен төшерү, күралмаучанлык орлыклары чәчү өчен гаепләнә.

Прокуратураның тикшерү идарәсе соравы буенча башкаланың Орджоникидзе районы мәхкәмәсе аларны тикшерү барышында тоткарлау турында карар чыгарды.
XS
SM
MD
LG