Украина Михаил Зурабовның Русиянең Киевтагы илчесе итеп билгеләнүенә ризалыгын бирде. Украина тышкы эшләр министрлыгының бу хактагы рәсми кәгазе Русиянең рәсми вәкиленә тапшырылган, дип хәбәр ителә.
Михаил Зурабов 2004-2008 елларда Русия сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министры, Русия президентының киңәшчесе булып эшләде.
Русиянең Украинадагы илчесе булып эшләгән Виктор Черномырдын 11 июньдә вазыйфадан бушатылган иде. Хәзер ул Русия президентының киңәшчесе булып тора.