Accessibility links

Кайнар хәбәр

Клайпеда татарларны алкышлады


Әлеге шәһәрдә яшәүче аз санлы милләтләрнең I халыкара “Чишмә башы” (“Родные истоки”) дип аталган мәдәният фестивалендә Татарстан дәүләт фольклор ансамбле дә катнашты.

Клайпедада яшәүче аз санлы халыкларның комитеты бу чарага шәһәрдә нинди милләтләр бар, Русиянең төрле төбәкләреннән барысының да вәкилләрен чакырган иде, дип белдерә “Сөембикә” журналы вәкиле Илсөяр Иксанова. Бәйрәмдә иң зур алкышлар татар җырларына һәм биюләренә булган. Иксанова әйтүенчә, халыкны миллилек һәм үзгәлек сокландырган.

Клайпеданың үзендә 300-ләп татар яши. Чарага Балтыйк буе илләреннән 700-ләп татар җыелган.

“Чишмә башы” фестивале Литваның 1000 еллыгын, Клайпеданың туган көнен һәм Клайпеда порт шәһәре булганга диңгез бәйрәмен дә берләштергән. Дөньякүләм җилкәнле көймәләр регатасының финалы да шул көннәргә туры килгән. Төп чаралар 3 август көнне узган.

Татарстан дәүләт фольклор ансамбле бәйрәмдә катнашканнарның күңелләренә бик хуш килгәнгә, дөньядагы иң зур җилкәнле көймәләрнең берсе булган “Седов” та да чыгыш ясаганнар.

Айдар Фәйзрахманов исемендәге ансамбль Балтыйк буе илләрендә яшәүче татарлар белән дә очрашкан. Әлеге очрашуда Рига, Вильнюс, Висагинас, Клайпеда татарлары да катнашкан. Висагинаста татар балаларының якшәмбе мәктәбе эшли. “Аларның татарча сөйләшүләрен күргәч, бик куандык. Башка шәһәрләрдә яшьләр күбрәк урысча аралаша”, ди Иксанова.

Вильнюс татарлары очрашуга үзләренең милли ризыкларын - баллы татар бәлеше китергән. “Сезнең милли ризык чәк-чәк ул “чак-чак” кына, ә безнең баллы бәлеш “биик” зур”, дип шаярткан алар. Урама рәвешендә эшләнгән бу тәм-томның эчлеге бал һәм мәктән әзерләнгән.

Соңгы елларда бәяләр бик кыйммәт булганга, Балтыйк буе илләрендә яшәүче татарлар Казан басмаларына язылмый башлаган. Шулай да әлеге очрашудан киләчәктә алдырырбыз дип әйтүчеләр дә булды, ди Иксанова.

Клайпедадагы “Нур” исемле татар җәмгыятенең башлыгы Флүр Шәрипов. Ул Клайпедадагы аз санлы халыклар комитеты башлыгы да. Клайпедада “Ләйсән” ансамбле дә эшләп килә.

“Чишмә башы” халыкара мәдәният фестивале алга таба ике елга бер тапкыр үткәрелеп торачак.
XS
SM
MD
LG