Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев: Русия мөстәкыйльлекне танудан баш тартмый


Русия президенты Дмитрий Медведев, Русия Көньяк Осетия һәм Абхазиянең мөстәкыйльлеген тану карарыннан баш тартмаячак дип белдерде.

Шимбә көнне ул Владикавказга килеп, үткән елгы Русия-Грузия нигазында катнашкан хәрбиләрне бүләкләде.

Грузия, Көньяк Осетия һәм Русиядә үткән елда бу вакытта булган 5 көнлек сугышта һәлак булганнарны искә алдылар.

Күп урыннарда мәтәм чаралары бара. Грузиядә бер минутлык тынлык игълан ителде. Үткән елдагы сугышта 200ләп хәрби һәм 300 тыныч кеше һәлак булган иде.

Көньяк Осетиядә, Русиянең тынчлык саклау көчләре торган урында хач куелды. Анда 67 хәрби үлгән булган. Цхинвалда, үлгән 162 җирле кеше рухына дога кылдылар.

Мәскәүдә Изге Мәсих Чиркәве янында 8 мең шәм яндырылды.
XS
SM
MD
LG