Accessibility links

Австралия меңләгән дөяне юк итмәкче


Сидней – Австралиянең бер төбәгендә меңләгән дөя юк ителергә мөмкин. Хөкүмәт карары белән аларны боралаклардан мәргәннәр аулар дип көтелә.

Австралиягә беренче тапкыр 1840 елда чүлләр кичү өчен китерелгән бу хайван үрчеп, аның саны хәзер миллионга җиткән. Алар сарык, сыер һәм башка малның азыгын ашый, су эзләп су үткәргечләрен җимерә икән.

Хөкүмәт каршындагы дөяләрне киметү програмы җитәкчесе Глен Эдвардс сүзләренчә, илдәге дөяләрнең санын 2/3-гә киметергә кирәк.
XS
SM
MD
LG