Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кадыров Эстемированың үлеменә катышы булуын кире какты


Грозный – Чечня президенты Рамзан Кадыров хокук яклаучы Наталья Эстемированың үлеменә катышы булуын кире какты.

Азатлык радиосына биргән эксклюзив әңгәмәдә “Компетент оешмалар тикшерсен. Кадыров, йә башка кешеләр гаепле икән, алар хөкем ителсен, төрмәгә утыртылсын”, - диде ул.

Чечняда кешеләрнең урлану, җәберләнү, үтерелү очракларын тикшерү белән шөгыльләнгән “Мемориал” оешмасы хезмәткәре Наталья Эстемирова 15 июль көнне Грозныйда хәбәрсез югалды. Икенче көнгә аның җәсады Ингушетиядә табылды.

Бу хәлдән соң “Мемориал” җитәкчесе Олег Орлов Эстемированың үтерелүе өчен Чечня президенты җаваплы, дигән иде.
XS
SM
MD
LG