Accessibility links

“Уфагуб” эшчәнлегендә гаепләнүчеләрне яклау


Бәйсез интернет сәхифә эшендә тикшерелгәнне яклау чаралары бара.

Интернетның бәйсез “Уфагуб” сәхифәсендәге экстремист эчтәлекле язмалар баскан өчен дип кулга алулар вакыйгасы игътибар үзәгендә кала. Эшмәкәр Николай Швецов һәм аның хезмәткәре Константин Нестеров, тарихчылар: Илдар Габдрафыйков, Игорь Кучумов һәм Сергей Орловлар тикшерү изоляторына ябылды.

Башкортстанның берләшекән оппозициясенең килештерү шурасы аларны тикшерү вакытында иреккә чыгаруны таләп итеп мөрәҗәгать кабул итте. Ләкин аның нәтиҗәсе әлегә булмады. Бу атнада Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте Шурасы утырышы була. Анда Шура әгъзасы, тарихчы Илдар Габдрафыйковны азат итү мәсьәләсе каралачак. Бу турыда оешма рәисе урынбасары Мәҗит Хуҗин хәбәр итте.

Әлеге вакыйгага кше хокуклары яклаучылар да игътибар итте. Кеше хокуклары өчен хәрәкәтенең Башкортстан бүлекчәсе рәисе, Мәскәүдә яшәүче Илдар Исәнгулов “Эхо Москвы” радиосына әңгәмә бирде. Анда ул “Уфагуб”та күчерелеп бирелгән язмаларның берничә ай соңрак экстремистик дип табылуына игътибар итеп, кулга алуларны канунсыз дип атый.
XS
SM
MD
LG