Accessibility links

Шәймиев: “Намусымны пычратуны гафу итә алмыйм”


Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев мәхкәмәдән Ирек Мортазинга иң каты җәза бирүне сорый.

Сишәмбе Казанның Киров районы мәхкәмәсендә Ирек Мортазинга карата мәхкәмә утырышында шаһитларны сораштыру башланды. Төшкә кадәр шаһит буларак Московский Комсомолец – Поволжье мөхәррире Геннадий Наумовтан сорау алынган. Төшке 3тән соң исә, “Яңа гасыр” каналы башлыгы Илшат Әминовны сораштырганнар. Барлыгы исә, мәхкәмә эшендә 80-гә якын шаһиттан сорау алыначагы билгеле.

Мәхкәмә эше дәвам иткән арада, Татарстан мәгълумат чаралары, кичәге хәлләр турында сөйләүне дәвам итә. Татар-информ сәхифәсендә журналист Леонид Толчинский бу хәлләр турында аеруча җентекләп язган. Тарихта беренче мәртәбә президент үз хокукларын яклап район мәхкәмәсенә килде. Күпләр өчен бу көтелмәгән хәл булды, ди ул.

Шәймиевнең теләге буенча утырыш киң җәмәгатьчелектән ябык булмады. Әмма урын кысан булганга, утырышка теләгән һәркем керә алмады. Журналистларның да кайберләре генә бу хәлләрне күзәтеп торды.

Президент сүзләренчә, дәүләт эшлеклеләренә карата һәрдаим тәнкыйть бар. Әмма Мортазинның бу гамәле тәнкыйть кенә түгел, ә шәхесне пычырата торган ялган. Бигрәк тә бу хәлләрдән миңа якын булган кешеләр зур зыян күрде, ди президент.

“Минем намусымны пычратып, якыннарыма, туганнарыма авырлык ясаганнар икән, мондый әйбер гафу ителми. Үз үземне хөрмәт итәм”, диде Шәймиев.

Президент сүзләренчә, Мортазинның “Минтимер Шәймиев: последний президент Татарстана” китабы чыккач ул авторны мәхкәмәгә бирүне түбәнчелек дип тапкан. Әмма басма җәмәгатьчелектә шау-шу уятмагач, Мортазин чыгырыннан чыкты, үзен танытыр өчен шәхеснең намусын пычратты, ди Шәймиев. Аның фикеренчә, Мортазин үз-үзен артык яратучы, горур, үзен һәрвакыт хаклы санаучы кеше. Шундый булуы, аны мәхкәмә юлына бастырды, ди президент.

Шәймиев, Мортазинның үзенә үпкәле булуының кайбер сәбәпләрен дә әйткән. Мәсәлән, президент үлеме турындагы хәбәрне таратканга кадәр ул, Радик Шәймиев янына килеп үзен эшкә алуын сораган. Болай булган очракта Мортазин Шәймиевләр гаиләсенә тугъры хезмәт итергә вәгъдә иткән. Әмма президентның улы аны эшкә алмаган. Шул вакытта Мортазин “ярар мин сезгә күрсәтәм әле, белерсез кем икәнемне” дип әйтеп чыгып киткән.

Төшке тәнәфес вакытында Ирек Мортазин президентка 200 сорау әзерләп куюын әйтсә дә, утырышта 20 сорау гына юллаган. Мортазин сүзләренчә, аңа күп тапкыр, гафу үтен, ул вакытта җинаять эше кузгатылмаячак, дигәннәр. Шунлыктан гаепләнүче президентка “бу утырышта мин сездән гафу үтенсәм, гафу итәр идегезме” дигән. Шәймиев үз чиратында, мәхкәмә утырышының уен булмавын искәртеп, гафу итмәү турында әйткән. Әмма гафу үтенергә әзер булса да, Мортазин әле дә үз фикерендә тора һәм үзен бер дә гаепле санамый. Мәхкәмә утырышын исә ул “абсурд театры” дип атый.

Җәзага килгәндә, Миңтимер Шәймиевнең яклаучысы Вәсилә Мәкъсудова сүзләренчә, Мортазинга иң күбе 5 ел ирегеннән мәхрүм итү яный.

“Мортазинга ягылган иң каты маддә - нәфрәт уяту, билгеле бер социаль төркемгә карап кешенең намусын пычратуны күздә тоткан 282 маддә. Аның буенча иң каты җәза 5 ел төрмә”, ди Мәкъсудова.

Мортазин үтырыш барышында хакимиятнең билгеле бер социаль катлам булмавын да аңлатырга тырышкан. Әмма бирегә җыелучыларның берсе дә аны аңламаган.

Миңтимер Шәймиев исә, мәхкәмәдән Мортазинга иң югары җәза бирүне сораган.
XS
SM
MD
LG