Accessibility links

Кайнар хәбәр

Якын Көнчыгыш һәм Төньяк Африкада интернет иреклеге кысыла


Якын Көнчыгыш һәм Төньяк Африка хакимиятләренең, берьяктан технология таләпләренә яраклашу өчен яңа инвестецияләрне арттырганы, икенче яктан интернет иреклеген кысрыклавы белдерелде.

Торонто, Һарвард, Камбриҗ һәм Оксфорд университетлары хезмәттәшлегендә барлыкка килгән theOpenNet Initiative (ONI) тарафыннан чыгарылган яңа хисапта, төбәктә кешеләрнең интернеттагы эшен күзәткән һәм кайбер сайтларга керүне тыйган програмнар ярдәмендә интернет цензурасының артуына басым ясады.

Програм ширкәтләре тарафыннан әзерләнгән яңа технологияләр белән цензура кертүнең инде тагын да җиңеләюен белдергән хисап, тикшерү уздырылган 18 илнең 14-сендә интернет фильтерлары кулланылуын ачыклады.

Оешма интернетка ирешү мөмкинчелегенең тоткарлауны, "килешсез бер китап сәбәпле барлык китапханәне ябуга" тиңләде.
XS
SM
MD
LG