Accessibility links

2010 елгы җанисәп кичектерелергә мөмкин


2010 елгы Бөтенрусия халык санын алу чарасын ике елга кичектерергә тәкъдим итәләр. Милли оешмаларның аңа әзерләнергә вакыты булачак.

Халык санын алу чарасының 2012 елга кадәр кичектерү тәкъдиме турында “Росстат” башлыгы урынбасары Александр Суринов чәршәмбе көнне хәбәр итте. Русия премьер-министры Владимир Путин исә, бу хактагы күрсәтмәне июль аенда ук Русиянең икътисади үсеш министрлыгына биргән булган.

Русия статистика комитеты вәкилләре монда икътисади кризис сәбәпче булды, ди. Аның өчен тотылырга тиешле 10 миллиард сум кризис заманында бик зур акча, ди Суринов. Җанисәпне 2011 елга да кичектереп булмый, чөнки анда сайлаулар үткәреләчәк, аңа казнадан зур акчалар тотылырга тиеш. Шуңа иң якында, җанисәп 2012 елда уздырылырга мөмкин, дип аңлаткан түрә.

Русия статистика комитеты инде хәзердән үк халык санын алуга әзер булуын әйтеп килә. Документлар эшләнгән, атрибутлар уйлап табылган, сынаулар үткәрелгән.

Исәпчеләр башта, җанисәпне үткәрү 17 миллиард сумга төшәчәк, дип исәпләп чыгарган. Әмма соңыннан бу чыгымнарны 10, хәтта 8,6 миллиардка кадәр киметергә дә ризалашкан.

Сәясәт белгечләре җанисәпнең вакытын үзгәртү тәкъдимен икътисади кыенлыклар белән генә түгел, сәяси сәбәпләр белән дә бәйли. Җанисәпне 2010 елда үткәрергә Русия президенты Дмитрий Медведев кушкан булган. Соңыннан, бюджет каралганда, хөкүмәт башлыгы аның вакытын үзгәртү турында күрсәтмә биргән.

Халык санын алу чарасын үткәрү вакыты турындагы ахыргы карар хөкүмәт утырышында 20 августта кабул ителергә тиеш, дип яза мәгълүмат чаралары.

Шул ук вакытта икътисадчылар, җанисәпнең кичектерелүе бер яктан акчаны экономияләсә дә, икенче яктан зыян китерергә мөмкин, ди. Чөнки бу чара ярдәмендә кеше саны, эшсезлек дәрәҗәсе, Русия төбәкләренең хәле турында төгәл һәм яңа мәгълүматларны алып булыр иде, ди алар. Шушы җанисәп мәгълүматларына караганда төбәкләр үсеше программаларын да төзеп булыр иде, ди аналитик Андрей Чернявский.

Икенче белгеч, стратегик тикшеренүләр ширкәте вәкиле Игорь Николаев, җанисәп икътисадка бәйле булып калгач, аның 2012 елда үткәрелүе шик тудыра, диде. Ул мондый программаның киселүенә кызганыч белдерә.

"Дәүләт корпорацияләрен коткару өчен 2 триллион сум тоттылар, бу 10 миллиард алар белән чагыштырганда – 1% азрак. Акчаны күпләп туздырабыз, ә экономияне шырпы хисабына ясыйбыз", ди икътисад белгече Игорь Николаев.

Русия статистика комитеты 2008 сынау рәвешендә генә җанисәпне алып карады. Бу чарада кулланылган сорау алу битләре Росстатның интернет сәхифәсендә эленгән.

2002 елгы җанисәп вакытында милләтләр исемлеге шактый шау-шу тудырган иде. Ул вакытта татарларны берничә этник төркемгә бүлеп күрсәтү тырышлыклары күрелде.

Бу юлы да, сорау алу битендә милләт турында сорау бар. Анда кешегә милләтне үзенә билгеләргә тәкъдим ителә. Балаларның милләтен ата-аналар билгели, диелә.

Телләр турында да сорау бар. "Бала чакта үзләштергән беренче телегез нинди?" дигән сорау куела.

Шулай ук, "гадәттә нинди телләрне кулланасыз?", "рус телен беләсезме?" дип кызыксыналар.

Җанисәп кичектерелгән очракта, милли оешмаларга аңа әзерлекне алып барыр өчен күбрәк вакыт булачак. Милләтләрнең анда ни рәвешле күрсәтелүе, хәзердән ук, кайбер оешмаларда көн тәртибенә меңгән иде.
XS
SM
MD
LG