Accessibility links

“Су анасы” фин телендә дөнья күрде


Сәяр Насретдин фотосы
Сәяр Насретдин фотосы

Габдулла Тукайның “Су анасы” әкияте фин теленә тәрҗемә ителеп, китап рәвешендә басылып чыкты. 12 август Һелсинкида бу китапны тәкъдим итү чарасы үтте.

Бу гаять зур эш Фәридә Низаметдин һәм Фазилә Насретдинның матди вә мәгънәви тырышлыгы белән башкарылды. Әкиятнен фин теленә тәрҗемәсен балалар язучысы Туула Королайнен эшкәртте. Китаптагы рәсемнәрне Марья Неувонен ясаган.

Китапның ахырында татар, фин һәм инглиз телләрендә татарлар һәм Габдулла Тукай турында кыска мәгълүмат китерелгән. Инглиз теленә Рушан Насретдин тәрҗемә иткән.

Китапка беркетелгән CD тәлинкәсендә әкиятнең татар һәм фин телендә язмалары бар. Татарчасын җырчы Җәмилә, финчасын язучы Туула Королайнен укыган.

Шушы яңа китап Финляндиядә яшәүче татар балалары өчен татар әдәбияты дөньясына бер күпер булып тора.

Китапны чыгарган эшче төркем: Тарик, Рушан һәм Фазилә Насретдин, рәссам Марья Неувонен, язучы Туула Королайнен, Фәридә Низаметдин.
XS
SM
MD
LG