Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ющенко һәм Тимошенко Медведевка җавап бирә


Украина президентыннан соң премьер-министр Юлия Тимошенко да Русия президенты Дмитрий Медведевның ике ил арасындагы мөнәсәбәтләр турында ачык хатына җавап бирде.

Тимошенко тышкы сәясәт президент вәкаләте булуга карамастан, бу эштән читтә кала алмавын әйтә.

Гыйнварда үтәчәк президент сайлауда катнашыр дип көтелгән Тимошенко дәүләт башлыгы буларак Русия белән мөнәсәбәтләрне тигезлек һәм үзара файдага нигезләячәген белдерә.

Пәнҗешәмбе көнне Украина президенты Виктор Ющенко Медведевның тәнкыйть хаты "дустанә булмауга" борчылу белдергән иде.

Медведев Украина җитәкчелеген үзара мөнәсәбәтләрне бозуда һәм НАТОга кушылырга омтылуда гаепләде.

Ющенко үзара мөнәсәбәтләрнең бозылуын таный, шул ук вакытта Медведевның моның өчен Мәскәүнең җаваплылыгын кире кагуы белән килешми.
XS
SM
MD
LG