Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәхимовның тагын ике дошманы иреккә чыкты


Николай Швецов
Николай Швецов

14 августта Уфа вакыты белән 17 сәгатьтә Башкортстан президентын каты тәнкыйть утына тотучы бизнесмен, тарихчы Николай Швецов һәм галим Игорь Кучумов иреккә чыктылар.

Аларны һәм тагын ике тарихчыны ике айга төрмәдә тотуга хөкем чыгарган Уфа каласының Орджоникидзе районы мәхкамәсе карарын канунсыз дип табып, Башкортстан Югары мәхкамәсе, бәйсез Уфагуб сайтына катнашы бар дип хөкемгә тарттырылучыларны иреккә чыгару турында карар кабул итте.

Илдар Габдрафиков
13 августта, башкортларның милли каһарманы исәпләнгән Салават Юлаевның ерткыч гамәлләре турында бәян иткән “Салават пирамидасы” китабының авторы Сергей Орлов һәм Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте шурасы әгъзасы, тарих фәннәре кандидаты Илдар Габдрафиков, ун көн диярлек төрмәдә утырганнан соң иреккә чыккан иделәр.

Әлбәттә, бу әле вакытлыча гына ирек. Якын араларда шул ук Орджоникидзе районы мәхкамәсе янә аларның иреген буу мәсьәләсен караячак. Уфагуб сайтына катнашы бар дип исәпләнгән бишенче шәхеснең - Николай Швецовның фирмасында бухгалтер булып эшләүче Константин Нестеровның язмышы әлегә билгеле түгел.
XS
SM
MD
LG