Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия көрд гыйсьянының 25 еллыгын искә ала


Төркиядә көрд гыйсьянының 25 еллыгы искә алынган бу көннәрдә сәясәтчеләр татулыкка чакыра.

Көрд сугышчылары 1984 елның 15 августында илнең көньяк-көнчыгышындагы Эруһ һәм Сәмдинли шәһәрләрендә полиция һәм хәрбиләргә каршы һөҗүмнәр оештырып Гыйракның төньягына качты. Шул вакыттан бирле бәрелешләрдә 40 меңләп кеше һәлак булды.

Шимбә көнне Эруһ шәһәрендә узган көрд фестивалендә ачык һавада тамаша булды һәм тынычлыкка чакырулар яңгырап торды. Төркия парламенты башлыгы Мәхмәт Али Шаһин илнең көрд азчылыгы белән татулашырга чакырды.

Төркия хөкүмәтенең бүгенге көндә көрд мәсьәләсен чишү программасын әзерләве мәгълүм.

“Төркиянең бүгенге иң мөһим проблемы - көрд мәсьәләсе. Сәлчукларның, әрмәннәрнең, византиялеләрнең мәдәни мирасы ничек безнеке булса, көрд мәдәнияте дә безнеке”, дип әйтте Төркия президенты Абдулла Гүл.
XS
SM
MD
LG