Accessibility links

Кайнар хәбәр

Саян-Шушенскидагы казада 10 кеше үлгән


Саяно-Шушенский су-электр станциясендә булган казада үлүчеләр саны 10га җитте, 11 кеше яраланган, 50дән артык кеше хәбәрсез юлган, дип санала. Бу хакта Русия прокуратурасының тикшерү комитеты вәкиле хәбәр итте.

Каза аркасында якын тирәдә яшәгән кешеләр китәргә җыена. Алар җирле хакимиятләрнең сүзләренә ышанмыйча, биегрәк җирләргә менеп урнашырга тырыша, дип хәбәр итә җирле журналистлар.

Радионың Хакасиядәге хәбәрчесе әйткәнчә, ягулык тутыру станцияләрендә чиратлар булган, калада кәрәзле элемтә челтәрләре начар эшләгән.

Енисей елгасында суның биеклеге әлләни күтәрелмәде, дип хәбәр ителә.

Гадәттән тыш хәлләр министры Сергей Шойгу, җирле халык өчен казадан куркыныч янамый, дип әйтсә дә, берничә авыл күченергә әзерләнә.

Рәсми мәгълүматларга караганда, су-электр станциясендәге каза, бүген иртән машина бүлегенең кайбер җайланмалары җимерелүе аркасында булган.

Каза аркасында өлкәдәге сәнәгать оешмаларына электр энергиясен бирү киметелгән.
XS
SM
MD
LG