Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милли компонентны яклап


“Сәхибҗамал” оешмасы милли компонентны яклап имза җыячак.

Башкорт җәмәгатьчелек оешмалары мәгарифтә милли компонентны яклап имза җыя. Татар оешмалары бу мәсьәләгә бертөрле генә карамый. Берәүләр, милли компонентны саклау яклы. Икенчеләр, ул Башкортстан татарларына бернәрсә дә бирми дип исәпли.

Ниһаять, татар оешмаларыннан беренче оешма башкорт оешмалары үрнәгенә ияреп, имза җыярга булды. Ул татар хатын-кызларының “Сәхибҗамал” оешмасы. Аңа якын көннәрдә “Ватаным” һәм тагын берничә татар оешмасы кушылыр дип көтелә.
XS
SM
MD
LG