Accessibility links

Кайнар хәбәр

Раифа моностырен талаган кешеләр тотылды


Казанда Раифа Богородеский моностырен талау эшенә бәйле 3 шикләнелүче кешенең тагын берсе кулга алынды. 2008 елның 22 маена каршы төндә Раифа моностыренең идарә бүлмәләреннән асыл ташлар белән бизәлгән берничә кыйммәтле икона, алтын һәм көмеш тәреләр, 7 тарихи көмеш тәнкә, шәмнәр куя торган көмеш тоткыч һәм башка әйберләр урланган булган.

Тикшерүчеләр монда бу эштә элек иректән мәһрүм ителгән булган берничә кешене гаепли. Җинаятьчел төркемдә булган 3 кеше дә тоткарланган. Алар урланган әйберләрнең күбесен кире тапшырган, калганын сатып өлгергән булган. Алар гаебен таныды, дип хәбәр итә Татарстан эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.
XS
SM
MD
LG