Accessibility links

Кайнар хәбәр

Багдадтагы шартлауларда 85 кеше үтерелде


Багдадта булган берничә шартлауда кимендә 85 кеше үлгән, 300 артыгы яраланган.

Шартлаткыч куелган машина, Тышкы эшләр министрлыгы янында, каты сакланган "Яшел зона" тирәсендә шартлаган. Министрлыкның тышкы ягы җимерелгән, якын тирәдәге биналарга, машиналарга шактый зыян килгән.

Финанслар министрлыгы янында да бүген бомба куелган машина шартлаган, аннан якындагы күпер дә җимерелгән.

Франция тышкы эшләр министры Бернард Кушнер, бу террор гамәлләренә тирән борчылу белдерде, аларны Гыйрак суверенитетеның төп билгеләрен җимерүгә юнәлтегән чаралар, дип атады.
XS
SM
MD
LG