Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хаким сайлаучыны ачыклый


Чаллы хакимияте бинасы
Чаллы хакимияте бинасы

Русия кануннары даими үзгәртүләргә дучар булып тора. Шуның нәтиҗәсе булып, регионнардагы җирле кануннарга үзгәрешләр кертергә мәҗбүрләр. Яңалык Чаллыга да килеп җитте.

Моңа кадәр Чаллы шәһәре нигезнамәсе буенча хакимият җитәкчесе халык тарафыннан сайлана иде. Шәһәр башлыгын халык сайлый дигән нигезнамә кануны якын арада юкка чыгарга мөмкин. Бу - Русия конституциясенә һәм кануннарына бәйле рәвештә мәҗбүри үзгәрешләр кертү белән бәйле.

Әгәр, үзгәрешләр керсә, хакимне шәһәр шурасы депутатлары яшерен тавыш бирү юлы белән сайлаячак. Бу юнәлештә эш башланды. Нигезнамәгә иҗтимагый фикер алышулар булды. Чаллы муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Хәйдәр Гәләветдинов: “Русиядә, Татарстанда кануннар үзгәреп тора, без аңа яраклашырга мәҗбүр”, диде.
Ирек Хәйруллин


Ярты миллион халкы булган Чаллыда иҗтимагый фикер алышуда барлыгы 39 кеше катнаша. Югыйсә, шушындый сөйләшү буласы хакында бөтен шәһәр күләмендә 2-3 көн алдан хәбәр таратылган иде. Әлбәттә, хәким сайлау мәсьәләсен шушы 39 кеше генә хәл итмәячәк. Алга таба, үзгәреш кертү буенча 45 Чаллы депутаты махсус утырышта үз мөнәсәбәтен белдерәчәк. Шәһәр шурасы депутаты Ирек Хәйруллин “Азатлык”ка үз фикерләрен белдерде:

“Үзгәрешләрдән җирле демократия артык зыян күрмәс дип саныйм. Бөтен халык сайлап куйган, яки депутатлар сайлаган хакимме, аерма бар микән? Бөтен халык сайлавының нинди демократия икәнен дә беләбез. Ничек кенә булса да, безнең хаким булыр. Депутат комиссияләрендә бу мәсьәләне караганда, мин журналист буларак халык тарафыннан сайлауны хүп күрәм. Ләкин, сәяси чынбарлык шундый, шәһәр шурасында бу уңайдан тавыш биргәндә бер депутат тавышы хәлиткеч булмаячак”, диде.
XS
SM
MD
LG