Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иске Котлымбәт авылына 265 ел


“Яз гөле” мода театры кызлары
“Яз гөле” мода театры кызлары

Казан – Оренбург юлында урнашкан Матвеевка районының Иске Котлымбәт авылына 265 ел, ә иң олы авылдашларына 97 яшь.

“Яз гөле” мода театры - технология дәресенең җимеше. Укучылар үзләрен өлкәдә генә түгел, Татарстанда да танытты. Театр өлкә күләмендәге бәйгедә икенче урынны яулады, Баулы шәһәрендә язучы Фәнис Яруллинның юбилеенда да катнашты. Мода театрын оештыруның максаты да – онытылып барган борынгы татар хатын-кызлары киемнәре белән таныштыру иде. Аларга бу коллекция өстендә бик озак эшләргә туры килә.

“Яз гөле” мода театрын булдыру - үз халкыңның тарихына әйләнеп кайтуның бер ысулы. Тарих турында күптән түгел урнаштырылган таш та искәртә. Нәкъ 265 ел элек Татарстанның Питрәч районыннан үз кешеләре белән бергә күчеп килүче Котлымбәт исемле милләттәшебез авылга нигез сала.

Казан – Оренбург юлында урнашкан татар авылларының аралары да 25-30 чакрым гына. Моның сәбәбе - 19-20нче гасырларда авыл халкы ямщиклар булып хезмәт итә. Бүгенге көндә максатлар да башка.
Заманында бу җирләр мул уңышларыннан тыш, балыклары белән дә дан тоткан. Моны истә тотып, балык та үрчетергә булганнар. Үрелгән читәннәр дә узган гасырны хәтерләтә.
Гәзилә апа Хөснетдинова


Тырыш Иске Котлымбәт халкы: “Эшчән кеше ял да итә белергә тиеш” дип, кечкенә агач йорт та урнаштыра. Чишмә буендагы йортта ял итү өчен барлык шартлар тудырылган: өстәлләр дә куелган, ит кыздырыр өчен урын да билгеләнгән. Ял йортын төзү – урманчы Рәүф Сәйфуллинның тәкъдиме була.

Авылның иң олы кешесе – Гәзилә апа Хөснетдинова, аңа 97 яшь. Үз яшенә караганда ул күпкә яшь күренә. “Сәламәтлегем яхшы. Озын гомернең сере – хезмәттә”, ди ул.

Авылның тарихын мәктәп музее аша да күзаллап була. Музей экспонатлары авыл халкыннан җыелган.

Мәктәптә яңа уку елына әзерлек эшләре бара. Август аенда алар тәмамланырга тиеш. Узган уку елында милли мәгариф проекты нигезендә мәктәп бер миллионлык грантка лаеклы дип табылды. Әлеге проект ярдәме белән мәктәпнең техник базасы, кабинетлар яңартылды. Иске Котлымбәт мәктәбе укучылары татар теленнән өлкәдә һәм Татарстанда үткәрелгән олимпиадаларда җиңүчеләр рәтендә. Бу җиңүләр татар теле укытучысы Рәсилә Сәйфуллинаның эш нәтиҗәсе.

Иске Котлымбәт исемле саф татар авылында, гасырлар үтүенә карамастан, үз халкының гореф-гадәтләрен, динен, телен саклап, киләчәк буынның сәламәтлеген кайгыртып яшәүче халык гомер итә.
XS
SM
MD
LG