Accessibility links

Кайнар хәбәр

Удмуртиядә тагын бер мәчет сафка басты


Сюмси районында гомер итүче дин кардәшләребез агымдагы елның рамазан аен күтәренке рухта каршы ала. Аларның күптәнге хыялы – үз төбәкләрендә мәчет салу тормышка ашты.

Районның Кильмезь авылында ике ай ярым вакыт эчендә мәчет салдылар. Нәкъ бер ай элек без Кильмезь авылында булып кайткан идек. Агымдагы елның май азагында нигез салынган мәчет бинасы инде күтәрелгән, әмма әле булачак иман йортының түбәсе ябылмаган, ишек-тәрәзәләре куелмаган иде. Шулай ук мәчетнең манарасы да юк, ярым ае да ясалмаган иде.

Бер ай эчендә әле санап үткән эшләр тулысынча башкарылган. Мәчет ачу тантанасына көннең яңгырлы булуына карамастан, авыл халкы һәм кунаклар күпләп җыелган иде. Әти-әниләре, әби-бабалары белән кулчатырлары астында яңгыр тамчыларыннан сакланып күпләп нәниләрнең утыруы да күңелләрне сөендерде. Шушындый вакыйгалар малай-кызларның күңеленә сеңеп калып, алар киләчәктә бабаларыбыздан калган йолаларны үзләре дәвам итүе ышаныч тудыра.

Тантананы Удмуртия мөселманнары мөфтие Фаиз хәзрәт ачты. “Мәчет төзү һәм аны шушы дәрәҗәгә җиткерә һәр мөселман өчен сөенеч”, диде ул.

Яңгыр коеп явып тору сәбәпле тантананың бер өлешен мәктәп залына күчерергә карар кылынды. Ә биредә өлкәннәр тәкъбир әйтеп, манарадагы ярым айдан пәрдәне алып һәм гадәт буенча яңа бина ишегендәге кызыл тасманы кисеп, мәчет эченә керде. Ир-атлар үз ягында, хатын-кызлар каршы яктагы аерым бүлмәдә намазга басты.

Намаздан соң Фаиз хәзрәт биредә башкарыласы эшләрнең ничек җайлырак итеп төгәлләү буенча үз тәкъдимнәрен җиткерде. Шунда ук Ижаудан килгән милләттәшләребезгә имам өчен минбәр ясап китерергә тәкъдим итте. Шулай ук хәзрәт башка биналарны да карап чыкты.

Беренче намазны яңа мәчеттә укып чыккан мөселманнарның күңелләре күтәренке. “Элек намазларга йөрмәдек. Соңгы елларда бер апаның өендә гает һәм җомга намазларын укыдык. Хәзер үзебезнең мәчетебез булды. Алла боерса, намазларга, гыйлем тупларга йөрербез”, диде Нурсабах Закирҗанова.

Кильмезь мәчете имамы Галимулла хәзрәт Нәгыймуллин сөенечен яшерми. Күз яшьләре аша ул мәчетне төзүдә ярдәм иткән һәр кешегә рәхмәтен җиткерде.

Галимулла хәзрәт Нәгыймуллин

“Төгәл ике ай ярымда мәчетне салдык. Бик күп кеше булышты. Кечкенә балалардан алып аягында басып торган әби-бабайларга хәтле кем ничек булдыра ала ярдәм итте”, диде Галимулла хәзрәт Нәгыймуллин.

Мәчет ачылу тантанасына җыелган халык Кильмезь авылы мәктәбенә юл алды. Алар хәтта залга сыймады да. Күпләр имамнар һәм кунакларның чыгышларын ишек төбендә басып тыңлады.

Удмуртия мөселманнары мөфтие Фаиз хәзрәт гыйбадәт бинасын торгызуда күп тырышлык күрсәтүчеләргә Удмуртия диния нәзарәтенең рәхмәт хатларын тапшырды. Мөселманнарның хыялын чынга ашырылуда ярдәм иткән Владислав Грищишен һәм Сюмси районы башлыгы Владимир Семеновка шулай ук җылы сүзләрен белдерде.

Район җитәкчесе мөселманнарның бу башлангычын хупламаса, мәчет төзелешен алып бару мөмкин булмас иде.

“Бу гамәл авыл халкының биредә озак еллар яшәргә ниятләрен дәлилли дип раслады үз карарын район җитәкчесе, һәм без биредә яшәүчеләргә киләчәктә эш урыннарын булдырырга тиеш”, дип ышандырды.

Удмуртия президенты Александр Волковның әлеге вакыйга уңаеннан төбәкнең ислам динен тотучыларына котлау хатын, республика хакимиятенең бүләкләрен президент аппаратының дини эшләр буенча бүлек мөдире урынбасары Сергей Ильинский тапшырды.

Мәчет дини йолаларыбызны үтәү өчен генә түгел, туган телебезне өйрәнүдә дә этәргеч булсын иде дигән теләген җиткерде Удмуртия татарларының милли-мәдәни мохтарияте рәисе Ирек Шәрипов.

Гыйбәдәт йортын кыска вакыт эчендә сафка бастыруда ярдәм иткән авылдашларына мәчетнең имамы Галимулла хәзрәт рәхмәт хатларын тапшырды. Аларнын һәркайсысына җылы сүзләрен җиткерде.


“Бик тату яшибез икән. Дөрестән дә, гыйбәдәт йортын төзү Кильмезьдә гомер итүче мөселманнар өчен зур сынау булды. Яше-карты бердәм булып һәм зур төгәллек белән барлык эшләрне башкарып чыкты. Ышанмаган идем мәчетне шулай тиз арада өлгертербез дип”, уртаклашты Галимулла хәзрәт Нәгыймуллин.

Иң зур теләк – мәчет буш торырга тиеш түгел. Быелгы рамазан аеның тәрәвих намазларына да даими йөрергә чакырды Удмуртия диния нәзарәте рәисе урынбасары Нәфис Ихсанов. Ә рамазан аенда тәрәвих намазларына һәр килүче яшьләрне һәм балаларны башка мәхәлләләрдә гадәткә кергән алым - бүләкләр белән күңелләрен күтәрергә тәкъдим итте ул.

Балаларның үзләренең дә туган телебезне дә, мәчеткә йөреп ислам дине нигезләрен өйрәнергә дә теләкләре зур. “Мин татар телендә әби-бабаем, әнием-әтием, абыем һәм сеңлем белән сөйләшергә телим. Шулай ук мәчеткә дә укырга йөрисем килә”, ди Рәсүл.

Балалар гына түгел, өлкәннәр дә дини белемнәрен үстерергә ниятли. Дин кардәшләребезнең бу теләген мөфтият хуплый, һәм дини китаплар, ә беренче вакытта укытучылар белән дә ярдәм итәргә дә ышандырды.

Иң мөһиме, авылларда мәчетләр салына, яңа өйләр калкып чыга икән, димәк, аның киләчәге дә өметле. Биредә ата-балалары нигезендә үсеп килүче яшьләр гореф-гадәтләребезне дәвам итәр, авыл да яңарып, үсеп китәр дип ышанасы килә.
XS
SM
MD
LG