Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа галимнәрен яклаучылар арта


Башкортстандагы бәйсез “Уфагуб” интернет сәхифәсе тирәсендәге ыгы-зыгыга кайбер чит илләр галимнәре дә битараф калмады.

Америка Кушма Штатлары, Япония һәм Франция галимнәре Уфада кулга алынган галимнәр һәм җәмәгать эшлеклеләрен яклап, хат язды.
Бу хатны алар Русия президентына юллаган. Чит илләр галимнәре Башкортстан хакимиятләренә оппозициядә торган һәм август башында кулга алынып, соңрак иреккә чыгарылган 5 кешене эзәрлекләүне туктатуны сорый.

Әлеге хатка кул куйган дистәгә якын галим Башкортстан галимнәре тикшеренүләренең халыкара әһәмияткә ия булуын һәм җирле хакимиятләрнең аларга карата акланмаган дәрәҗәдә басым ясавын ассызыклый.

Хәбәр ителүенчә, Башкортстандагы тарихчы галимнәр, журналистлар Илдар Габдрафыйков, Сергей Орлов, Игорь Кучумов, Константин Нестеров һәм танылган эшкуар Николай Швецов август ае башында кулга алынган иде. Аларның эш урыннарында һәм фатирларында тентүләр оештырылып, компьютерлары тартып алынды, үзләре исә тикшерү бүлекләренә ябылды.

Тоткарланган кешеләр “Уфагуб” бәйсез интернет сәхифәсе белән элемтәдә шикләнелде, аларга милләтара ызгыш тудырырга тырышу, экстремизм гамәлләре тагылды. Ләкин Башкортстан Югары мәхкәмәсе карары белән тиздән кулга алынган галимнәр тикшерү бүлекләреннән чыгарылды. Бу атнаның сишәмбесендә алар, Уфада матбугат очрашуы оештырып, үзләренең кулга алынулары, мәхкәмәдә сорау алулар барышы, тикшерү бүлегендәге хәлләр хакында мәгълүматлар бирде.

Шул ук вакытта Башкортстан прокуратурасы тикшерү бүлеге вәкилләре “Уфагуб”ка бәйле тикшерү эшләренең дәвам итүе һәм әле оппозициядәге галимнәрнең тагын да кулга алыну ихтималлыгын белдерә.

“Мәйдан” гәзитен акладылар

Бу атнада Башкортстан Югары мәхкәмәсенең тагын бер карары шулай ук өлешчә, “Уфагуб” интернет сәхифәсе һәм анда басылган язмалар белән бәйле.

БР Югары мәхкәмәсе Уфа шәһәре Киров районы мәхкәмәсенең “Мәйдан” гәзитенең узган елгы ноябрь санын экстремистик дип гаепләгән карарын 20 август көнне гамәлдән чыгарды. Әлеге гәзитне башкорт җәмәгать эшлеклесе, публицист Айрат Дилмөхәмәтов чыгара иде. Нәкъ менә шул ноябрь санындагы язмалары өчен, Айрат Дилмөхәмәтов бу елның 16 апрелендә кулга алынды һәм шуннан бирле ул Уфадагы тикшерү бүлегендә тотыла. Әле аны, тикшерү эшләре тәмамланганчы, дип тагын 30 сентябрьгә кадәр тикшерү бүлегендә калдырдылар.

Шулай итеп Башкортстан Югары мәхкәмәсе бу арадагы карарлары белән киң җәмәгатьчелек алдында үзенең абруен шактый күтәрде. Моңа кадәр Югары мәхкәмә хакимиятләр мәнфәгатьләрендә генә карарлар чыгара дип тәнкыйтьләнә иде.
XS
SM
MD
LG