Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар гимназиясе үз хокукларын яклый


Нурмөхәммәт Хөсәенов
Нурмөхәммәт Хөсәенов

Бәләбәй татар гимназиясе үткән уку елыннан бирле сәнгать юнәлешендә белем бирүен югалтмас өчен көрәшә.

Элегрәк тә хәбәр ителүенчә, Бәләбәй район мәгариф бүлеге татар гимназиясендә сәнгать юнәлешен бетерү турында карар чыгарган иде. Аны мәгариф түрәләре хәзер бик популяр булган оптимальләштерү ихтыяҗы, дөресрәге чыгымнарны киметү, укытучылар санын кыскарту кирәклеге белән бәйләп аңлатты.

Ләкин татар гимназиясе директоры һәм мөгаллимнәре, моның белән ризалашмыйча, үз хокукларын мәхкәмә аша якларга булды. Бу тарткалаш бер ел дәвам итә инде. Гимназия хокукларын яклауга андагы балаларның ата-аналары да кушылды. Әмма Бәләбәй районы мәхкәмәсе аларны да якламады.

Республиканың югары мәхкәмәсе, Бәләбәй районы мәхкәмәсе карарын көченнән чыгаруга карамастан, аның карары һаман да булса Бәләбәйгә барып җитмәгән. Ул 10 көн эчендә килеп җитәргә тиеш, ә чынлыкта инде ай ярым вакыт үткән. Гимназия директоры Нурмөхәммәт Хөсәенов моны махсус вакыт сузу дип бәяли. Бу атнада ул, шушы мәсьәләдә ачыклык кертүне сорап, тагын да Башкортстан Югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән.

Хәзер яңа уку елы башланырга санаулы гына көннәр калды. Шулай итеп татар гимназиясе быел сәнгать юнәлешендә милләт балаларына белем һәм тәрбия бирү мөмкинлекләреннән мәхрүм калырга мөмкин. Шуңа да карамастан, гимназия мөгаллимнәре дә, ата-аналар да үз хокуклары өчен көрәшне туктатмаячагын белдерә.


Тагын да милли компонент турында

Бу атнада Башкортстан Татар иҗтимагый үзәге үзенең чираттагы киңәйтелгән утырышын үткәрде. Аның көн тәртибендәге беренче мәсьәлә - оешманың төзелешен ныгыту булды. 6 июльдә ТИҮнең Низамнамәсенә үзгәрешләр кертелгән иде.

Анда рәисне идарәдә сайлау, идарә әгъзаларын да корылтайдан башка тулыландыру кебек үзгәрешләр кабул ителде. Шуңа ярашлы, идарә яңартылды. Аңа хәзер ике дистәдән артык кеше керә. Бу татар иҗтимагый үзәге тарихындагы иң зур идарә. Утырышта комиссияләр төзелде, Алар: мәгариф, мәдәният, казна, киләчәк стратегияне булдыру, ветераннар һәм җәмәгатьчелек белән эшләү комиссияләре.

Утырышта каралган икенче мәсьәлә - милли компонент мәсьәләсе булды. Башкорт оешмалары милли компонентны яклап имза җыя. Аларга Башкортстан татар хатын-кызларының “Сәхибҗамал” исемле иҗтимагый оешмасы да кушылган иде. Әлеге мәсьәлә утырышта шактый бәхәсләр кузгатты.

Берәүләр милли компонентның Башкортстан татарларына бер файдасы да юк дисә, икенчеләр, аңа карамый, барлык урыс булмаган милләтләр файдасына эшләргә кирәк дип чыгыш ясады. Күпчелек тавыш белән, БР ТИҮ әгүзалары милли компонентны яклап имза җыю эшенә кушылырга кирәк дип карар чыгарды.
XS
SM
MD
LG