Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакыстан Талибанга яңа башлык табылу хәбәренә ышанмый


Пакыстан күзләү хезмәте Пакыстандагы Талибан көчләренең 3 атна элек АКШ очкычы тарафыннан үтерелгән дип исәпләнүче җитәкчесе Бәйтулла Мәгъсуд урынына яңа җитәкче билгеләнүе турындагы хәбәргә ышанмавын белдерә.

Паксытан һәм көнбатыш хәбәр агентлыклары исеме аталмаган бер рәсминең бу хәбәр Талибан эчендә хакимият өчен барган көрәшне яшерү өчен бер ялган гына дигән сүзләрен китерә.

Шимбә көнне Пакыстанның төньяк-көнбатышында хәбәрчеләргә Талибан вәкилләре яңа җитәкче итеп Оракзай, Хыбер һәм Куррам асаба җирләрендәге сугышчылар башлыгы, яшь сугышчы Хәкимулла Мәгъсуд билгеләнде дип белдерде.

Рейтер хәбәр агентлыгы Бәҗүр төбәгендәге сугышчылар җитәкчесе Фәкыйрь Мөхәммәт берничә көн элек кенә Пакыстандагы Талибан көчләре башлыгы вазифаларын башкаруы турында белдергән иде ди.
XS
SM
MD
LG