Accessibility links

Фәләстинле кунакка килеп, Чаллыда кала


Табиб Бәсел Рушди, шәфкать туташы Сәрия Константинова авырулар белән
Табиб Бәсел Рушди, шәфкать туташы Сәрия Константинова авырулар белән

Икелан Бәсел Рушди Фәләстин кешесе. Моннан 10 ел чамасы элек ул татар кызы Галиягә өйләнә. Бүгенге көндә алар 4 бала үстерәләр. 2006 елда Рушди гаиләсе Чаллыга кунакка килә һәм шушында төпләнеп кала.

Бәсел Рушди белән “Азатлык” хәбәрчесе Чаллыда узган ислам дине конференцияләренең берсендә таныша, шунда әңгәмә алу турында килешә. Ләкин Рушди берничә тапкыр әңгәмәдән баш тарта. Бу күренешне сорауларның сәяси, катлаулы булу ихтималын беркадәр саклык чарасы дип фаразларга кала. Сорауларның гади, тормышка һәм эшкә кагылышлы булачагын әйткәч, Бәсел Рушди сөйләшүгә ризалыгын бирде. Чаллыда бердәнбер булган Фәләстин кешесе бу якларга ничек килеп чыккан? Бәсел Рушди белән сүзне шуннан башладык:

“Мин 1991 елда, СССР заманында Украинага укырга килдем. Анда бер ел ярым укыгач, Казакъстанда 2 ел укыдым. Аннан Русиягә кайтып, 1997 елда Ижауда гомуми табиб факультетын тәмамладым. Шуннан соң туган якка ординатура уздым һәм кабат Ижауга килдем. Биредә тагын 3 ел күз табибына укыдым.

Өйләнер алдыннан хатынымның йорт учагын саклаучы, иренең йола-кагыйдәләрен хөрмәт иткән, балалар тәрбияли белә торган мөселман кызы булуын теләдем. Әлхәмделиллаһ, 1999 елда шундый кыз табып өйләндем, өйләнүемә бик шат.

Өлкән улым Абдуллага 9 яшь. Икенчесе Мөххәммәт, ул Фәләстиндә туды. София 2006 елда Ижауда, төпчегебез Салих күптән түгел генә Чаллыда туды.

Без 2006 елга кадәр Фәләстиндә яшәдек. 2006 елда Чаллыга кунакка килдек. Шунда миңа эш табылды һәм без калдык. 3 ел буена Фәләстингә бара алмыйбыз.

Әлбәттә, әлегә татарча начар беләм. Хатыным, балалар мине татарча өйрәтергә тырышалар. Әмма шифаханәдә эш күп булу сәбәпле өйрәнергә вакыт аз кала.

Минем дусларымның күбесе татарлар, мөселманнар. Без алар белән уртак телне тиз табабыз. Чаллының һәр мәчетендә булганым бар, мине анда яхшы беләләр”, диде Бәсел Рушди.

Рушди Чаллы шифаханәсендә күз табибы булып эшли. Фәләстин кешесенең Татарстанда табиблык итүенә мөнәсәбәт нинди? Бәсел Рушди янында шәфкат туташы булып эшләүче Сәрия Константинова:

“Фәләстинле табибны барысы да ярата, хөрмәт итә. Иң мөһиме - ул үзе авыруларга хөрмәт белән карый”, ди.

Бәсел Рушди әйтүенчә, Фәләстиннән Чаллыда ул бер үзе. Ә менә Казанда якташлары бар икән.
XS
SM
MD
LG