Accessibility links

Кайнар хәбәр

Биләлетдинов “Эвертон”га китә


Русиянең “Локомотив” футбол җыелма такымы уенчысы Динияр Биләлетдинов “Эвертон” такымында уйнау өчен Англиягә китә.

Русиянең”Локомотив” футбол такымы белән Ливерпулның “Эвертон” такымы Биләлетдиновның инглиз командасына уйнарга күчүе турында килеште. Биләлетдинов үзе шул турыда теләк белдергән.

Аның “Эвертон” белән килешүе 5 елга исәпләнгән.

Элегрәк британ киңкүләм мәгълумат чараларында 24 яшьлек уенчының Англиягә күчүе өчен 10 миллион фунт стерлинг түләргә әзерләр дигән хәбәр булган иде.

Былтыр Англия беренчелегендә 5-нче урынны алган “Эвертон” быелгы бәйгеләрне бик начар башлады. Беренче 2 уенда ук барлыгы 1-7 исәбе белән җиңелеп “Эвертон” иң соңгы урынга төште.

Җитмәсә “Манчестер Сити” “Эвертонның” иң яхшы сакчысы Дҗолеон Лескоттны 20 миллионнан артык фунт стерлинг түләп үзенә алды.

“Эвертон”ның баш тренеры Дэвид Мойес хәзер ашыгыч рәвештә, Англиядә трансферлар тәрәзәсе ябылганчыга кадәр, үз такымын ныгыту юлларын эзли.

Британиянең Guardian газеты язуынча, “Эвертон” үзенә Динияр Биләлетдиновны һәм Испаниянең “Валенсия” такымы уенчысы Эвер Банегны алырга тели.
XS
SM
MD
LG