Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Бердәм Русия”нең Татарстан бүлекчәсен тикшергәннәр


Бүген Казанда “Бердәм Русия” фиркасенең Татарстан бүлекчәсендә уздырылган тикшерү турында сөйләштеләр. Журналистлар анда кертелмәде.

Сәяси шура сәркатибе Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, утырышта билгеләнгән 7 мәсьәләнең бу иң мөһиме.

Билгеле булганча, “Бердәм Русия” гомумрусия сәяси партиясенең үзәк тикшерү-ревизия комиссиясе 27 июльдән 2 августка кадәр фирканең төбәк бүлекчәсендә комплекслы тикшерү уздырган иде. Ул 3 елга бер оештырыла. Әмма матбугат чаралары вәкилләрен әлеге тикшерү нәтиҗәләре белән таныштырганда чыгарып җибәрделәр.

Дөресрәге аларга партия утырышындагы беренче мәсәләне тикшергәндә генә утыру рөхсәт ителде. Ул “Бердәм Русия” сәяси фиркасе Татарстан бүлекчәсенең XVI конференциясен уздыру нигезендәге әзерлек эшенә багышланган иде.

Фәрит Мөхәммәтшин(с),Виктор Бударин
Партия башкарма комитеты башлыгы Виктор Бударин сүзләренчә, агымдагы елның 29 июлендә ноябрьдә Питербурда “Бердәм Русия” партиясенең 11 корылтаен уздыру турында килешенгән. Аңа кадәр исә төбәкләрдән катнашачак вәкилләрне сайлау бурычы тора.
Татарстаннан корылтайда барлыгы 26 вәкил катнашачак.

1 ноябрьгә кадәр исә аларны сайлау кирәк. Шул нисбәттән, 24 октябрь көнне Татарстан бүлекчәсенең XVI конференциясен уздыру билгеле булды. Аңа кадәр җыелышлар Татарстан районнарында үтәчәк.
XS
SM
MD
LG