Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия татар мафиясеннән курка


БГнең яңа 26нчы август санында Саян-Шушендагы фаҗигале хәл, милиция хезмәткәрләренең бәйрәм итүләре, "Рубин" командасының уңышлары турында язмалар урнаштырылган.

Саян-Шушенда онытылмаслык фаҗига

Август аен Русия халкы борчылып, дулкынланып каршы ала. Ни гаҗәп, күп кенә зур катастрофа, аварияләр нәкь шушы айга туры килә. Саян-Шушендагы фаҗига дә бар халыкны тетрәтте.

Эльмира Хәсәнова “Азатлык” журналистлары белән бергәләп шул хәлгә бәя бирергә омтыла. Авторлар Башкортстанда һәм Татарстанда зур техник корылмалар булуы, матур көннәрнең берсендә аларның да фаҗига үзәгенә әйләнә алуын искәртә. Чөнки экологлар, халыкара оешмалар СССР чорында төзелгән күп корылмаларның акрынлап сафтан чыгуын яза. Авторлар Түбән Кама сусаклагычын төзү, Башкортстандагы “Йомагуҗа” сусаклагычы проблемнарын дә әйтеп уза.

Милиция ничек ял итә?

Тәртип сакчылары бар халык ял иткәндә дә гел эштә. Алар өчен махсус Сабантуй оештырылуы һич гаҗәп түгел. Журналист Лилия Заһидуллина да милиционерлар белән бәйрәм иткән. Автор аларның үзләрен бәйрәмдә дә тәртипле тотуларына сокланган. “Сабантуйда гаҗәпләндергән нәрсә – әлеге һөнәр ияләренең күплеге. Хезмәткәрләрнең хатыннары белән балаларын ияртеп килүен, ветераннарның чакырылуын, кунакларны да исәпкә алсаң, биредә халык шактый җыелды”, ди ул.

Зурлыгы буенча Казаннан әллә ни аерылмаган башка төбәкләр белән чагыштырсак, бездә милиция хезмәткәрләре, чыннан да, сан ягыннан күбрәк. Сакларлык байлыклар бар, димәк”, диелә язмада.

Русия татар мафиясеннән курка

Русия футбол командалары өчен “печән өсте”. Аеруча Казанның “Рубин” командасы өчен кызу вакыт. Спорт темасын яктыртучы Айзат Шәймәрдәнов үзе дә футбол белән”авырган”булса кирәк, командага күз тидерүдән шүрли. “Әлегә “Рубин”, тфү-тфү, тотрыклы уен алып бара. Соңгы өч уенның гомуми исәбенә күз салсак, 10:1 исәбе белән көндәшләрне отканбыз. Тик күпләр моны танырга теләми. Әйтерсең Русия регионнары беренче булырга тиеш түгел”, дип яза автор.

Утырдым, мине таптамагыз!

Газет мөхәррире Илфат Фәйзрахманов машинасын ташлап, велосипедта йөри башлаган. Аңа ошап та киткән бугай. Хәзер ул депутатларны да “великка” утыртырга тәкъдим итә. “Беркөнне хатыным белән 40 км ераклыктагы Биектау районы Чыпчык авылындагы танышларыбызга кунакка велосипедларда барып кайттык. Моны ишеткәннәр сокланды дисезме? Юк, күпчелеге: “Что, больные чтоли?!” – дип гаҗәпләнде”, ди автор.
Фәйзрахманов берочтан велосипедчыларга берлек оештыру мөрәҗәгате белән чыга.

Ришвәтчелеккә каршы Пермь методы

Пермь крае губернаторы ришвәтчелеккә каршы үзенчә көрәшмәкче, дип яза БГ. Ул шоферларга “гаишник”ларга биргән ришвәтне үз кесәсеннән кайтарырга вәгъдә итә. Дөрес, моның өчен автомобиль йөртүче ришвәт бирелгән төгәл вакытны һәм урынны, шулай ук ЮХИДИ инспекторының номерын тәгаен әйтергә тиеш.

“Файдалы алыш-биреш тәкъдим итәм. Сез миңа, кемгә һәм күпме биргәнне җиткерәсез, ә мин шул чыгымны кайтарам. Әлбәттә, мәгълүмат тулы булырга тиеш. Хәбәр иясе сер булып калачак”, – ди губернатор Олег Чиркунов.

Бәйрәм белән!

30 август бәйрәме якынлаша. Бу нисбәттән башкалабыз хакимиятендә күп төрле күңел ачу чаралары вәгъдә ителә. Шәһәр үзәгендә һәм спорт мәйданчыкларында концерт-тамашалар, спорт ярышлары оештырылачак. Бәйрәм 22.00 сәгатьтә Казансу елгасы акваториясендә салют белән төгәлләнәчәк, дип хәбәр итә “Безнең гәҗит”.


XS
SM
MD
LG