Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Зәки Вәлидигә һәйкәл булачак


2010 елда Әхмәтзәки Вәлиди тууына 120 ел туу уңаеннан Уфада һәм республиканың Баймак, Ишимбай районнарында галимгә багышланган фәнни-гамәли конференция һәм башка төрле чаралар үтәчәк. Бу хактагы фәрманга Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов кул куйды. Шулай ук галимгә һәйкәл ачылачак.

Президент бу чараларның планын һәм аларга күпме акча кирәклеген санап чыгарырга фәрман бирде. Фәрманның үтәлешен Башкортстан президенты үз күзәтүе астына алачак.
XS
SM
MD
LG