Accessibility links

Мәскәү мәктәбендә татар теле укытылу дәвам итә


Мәскәүдәге 1186-нче санлы мәктәбенең укыту планында сизелерлек үзгәрешләр юк. Хәтта татар теле укытучыларына икеләтә хезмәт хакы түләнергә мөмкин.

Мәскәүнең 1186 санлы милли татар компонентлы мәктәбе 1 сентябрьне каршыларга әзер. «Мәктәбебез яңа, шуның өчен бернинди төзәтү эшләре дә юк. Бездә бүгеннән үк бәйрәмчә», ди мәктәп директоры Лемма Гирфанова.

Берничә ел элек кенә иске балалар бакчасы бинасында татар этно- мәдәни юнәлешендә эшли башлаган мәктәп башка Мәскәү мәктәпләренә дә үрнәк булырлык. Безне кызыксындырганы яңа канунга бәйле рәвештә мәктәпнең укыту программасындагы үзгәрешләр. Без бу сорау белән татар мәктәбе дип исем алган мәктәп директоры Лемма Гирфановага мөрәҗәгать иттек.

“Беренче елны безнең мәктәптә барлыгы 50-гә якын гына бала булса, быел безнең мәктәпкә 350 бала укырга киләчәк. Алар арасында русы да татары да бар. Якын тирә генә түгел, ераклардан килеп укыйлар бездә. Чөнки безнең мәктәпне тәмамлаганнарның югары уку йортларына керми калганнары юк әле”, ди Лемма Гирфанова.

“Ә менә яңа канунга кагышылы укыту программаларына үзгәреш кердеме?” дигәнгә Лемма ханым: “Үзгәрешләр юк. Узган ел ничек булса, быел да шулай. Безнең эшләребезгә беркем дә тыкшынмый”, диде.

“Татар теле сәгатьләре кимемәде. Ләкин кайбер классларда ул көннең икенче яртысында укытылачак. Без инглиз телен укытучыларга хезмәт хакларына түләнгән 15% өстенә тагын бер хезмәт хакы бирә идек. Быел шул ук карар татар телен укытучылар өчен дә булачак. Безнең татар телен укытучыларга хезмәт хакын икеләтә түлиячәкбез», ди Лемма Гирфанова.

Тагын шунысын да әйтергә кирәк. 1186 санлы татар компонентлы мәктәп киләсе елга укучылары керердәй институт итеп «Губкин исемендәге газ һәм нефть» институтын сайлаган. Ул институтта татар галимнәре дә бар. мәктәп директоры алар белән сөйләшеп, мәктәпнең укыту планы буенча аларга эш бирергә дә ниятли. Чөнки ул университетны тәмамлаучыларга тормыш итәр өчен киң уңайлыклар булачак, дип фикер йөртә Лемма Гирфанова. Аның сүзләренә караганда, анда күп санлы татар балалары укый икән, хәтта «Якташлар» дип аталган яшьләр оешмасы да барлыкка килгән.

Ә менә Мәскәү дәүләт педогогия университетында быел рус-татар бүлегендә беренче курс булмаячак. Бюджеттан 10 урын бирелгән булса да, татар балаларыннан бирегә укырга бары тик 3 кеше килгән. Шул сәбәпле, рус-татар бүлегендә быел беренче курс булмаячак. Башка елларны 1186нчы мәктәпне тәмамлаучылар ул университетка укырга кергән иде. Мәктәп директоры әйтүенә караганда, быел ул университетны тәмамлап чыккан, бер укучы мәктәпкә эшләргә кайтачак.
XS
SM
MD
LG