Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев Кавказда хәлнең начараюын таный


Русия президенты Дмитрий Медведев Төньяк Кавказда вәзгыятьнең начарая баруын таныды, әмма анда гадәттән тыш чаралар күрү кирәкми дип исәпләвен белдерде.

Шул ук вакытта президент хәрбиләр Төньяк Кавказда сугышчыларга каршы җитәрлек чаралар күрми дип исәпли.

Монголиядә сәфәрдә булган Медведев “Әлбәттә мин күрелүче чаралар җитәрлек дип исәпләмим. Җитәрлек булса, анда вәзгыять тыныч булыр иде. Ә ул тыныч түгел һәм соңгы айларда начарая бара”, - диде.

Аның фикеренчә, бу сугышчыларның эшчәнлеге һәм хокук саклау оешмаларының хаталары нәтиҗәсе.

Назрань милициясенә бомба һөҗүме булган урын
“Мин шундый күрсәтмәләр бирдем һәм хокук саклау оешмалары Төньяк Кавказда җинаятьчелеккә каршы, шул исәптән террорчылык юнәлешендәге җинаятьчелеккә каршы көрәшнең яңа төрләрен әзерләү белән шогыльләнә”, - диде Медведев.

Төньяк Кавказда Русия хәрбиләренә каршы һөҗүмнәр турында көн саен диярлек хәбәр ителә.

Соңгы берничә айда Ингушетия, Дагыстан һәм Чечнядә аеруча зур һөҗүмнәр булды.

Сишәмбе Чечнянең Шали районында машина юу урынында интихарчы бомба шартлатып 4 милиционерны үтерде.

Узган җомгада гына Грозныйда 2 һөҗүм нәтиҗәсендә шулай ук 4 милиция хезмәткәре һәлак булган иде.

Милициягә каршы һөҗүмнәр күрше Дагыстанда да еш була. Җәй башында анда хәтта республика эчке эшләр министры үтерелде.

Евкуровка һөҗүм булган урын
22 июньдә күрше Ингушетия президенты Юныс-Бек Евкуровның машинасы янында бомба шартлатылып ул каты яраланды.

17 августта Назраньда интихарчы район милиция бүлегенең ишегалдына машина белән бәреп кереп бомба шартлатты. Анда 25 кешенең һәлак булуы, 136 кешенең яралануы хәбәр ителде.

Күзәтүчеләр бу һөҗүмнәрнең арту сәбәпләре турында төрле фикерләр әйтә.

Кайберәүләр фикеренчә, хәрбиләрнең тыныч кешеләрне канунсыз рәвештә кулга алулары, экстремизмда гаепләнүче ир-атларны кыйнау һәм үтерүләре җирле халыкның ачуын чыгара.

Шул ук вакытта алар Мәскәүнең төбәктәге ярлылыкка каршы чаралар күрмәве, җирле хакимияттә гадәти хәлгә әверелгән ришвәтчелек төбәкне тотрыклыландыруга мөмкинлек бирми ди.

Грузия-Осетия цивиль форумы вәкиле Җабраил Габачиев “Русиянең федераль үзәк сәясәте аңлашылмый торган һәм ахмак сәясәт. Кафказда нәрсә яраталар? Аларның абруен кимсетмәүне һәм гаделлек булуын”, - ди.

Русиянең кайбер сәясәтчеләре исә Төньяк Кавказда көч куллануның артуы өчен Көнбатышны гаепли.

Юныс-Бек Евкуров
Ингуш президенты Евкуров Кушма Штатлар, Британия һәм Израилне төбәктә көч куллануны арттырып илне тотрыксызландырырга тырышуда гаепләде.

Русия радиосы аша Евкуров “Көнбатыш Русиянең совет чоры куәтен кире кайтаруына комачауларга тырышачак”, - диде.
XS
SM
MD
LG