Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйракта шыгый җитәкче үлеме сәяси бушлык китерде


Әл-Хәким үлеменнән соң кара әләмнәр күтәрелде
Әл-Хәким үлеменнән соң кара әләмнәр күтәрелде

Гыйрактагы шыгый җитәкчесе Габдел Газиз әл-Хәкимнең үлеме парламент сайлавы алдыннан сәяси вәзгыятькә бик зур тәэсир ясарга мөмкин.

Тәһрандагы Гыйрак илчелеге янына Гыйрактагы тәэсирле шыгый җитәкчесе, чәршәмбе көнне яман шеш авыруыннан вафат иткән Габдел Газиз әл-Хәким белән хушлашырга меңнәрчә кеше җыелды.

Әл-Хәкимнең җәсәде җирләү өчен Гыйракта шыгыйларның изге шәһәре саналган Нәҗәфкә җибәрелә. Күзәтүчеләр аның үлеме парламент сайлавы алдында торган Гыйрактагы сәяси вәзгыятькә бик зур тәэсир ясарга мөмкин ди.

Габдел Газиз әл-Хәким бу елның мартында
Гыйрактагы шыгыйларның иң зур сәяси фиркасе, Югары Гыйрак ислам шурасы җитәкчесе әл-Хәкимнең вафаты илдәге сәяси вәзгыятькә шактый зур билгесезлек китерде.

Гыйракта парламент сайлавына 5 ай гына калып барганда, күзәтүчеләр бу хәл илдә күпчелектә булган шыгыйлар җитәкчелегенә килү өчен көрәш башлануны аңлатырга мөмкин ди.

Төп сорау әл-Хәкимнең улы Гомәр әл-Хәким Югары Гыйрак ислам шурасын үз кулында саклап калу өчен җитәрлек көчкә ия була алырмы, яки илнең шыгый җитәкчелегендә үзгәрешләр башланырмы дигән сорау.

Гыйрак вице-президенты, Югары Гыйрак ислам шурасы әгъзасы Гадел Габдел Мәһди әл-Хәкимнең Сәддам Хөсәин хакимиятен җимерүгә зур өлеш кертүен таный һәм аның үлеме илдә сәяси бушлыкка китерде ди.

Президент Җәләл Талабани (сулда) һәм вице-президент Гадел Габдел Мәһди (уңда).
“Мин югары шыгый дин әһеле Мөхсин әл-Хәкимнең улы, яңа Гыйракның сәяси җитәкчесе Габдел Газиз әл-Хәкимнең үлеме сәбәпле Гыйрак халкының һәм ислам дөньясының кайгысын уртаклашам. Әл-Хәким Сәддам хакимиятен бәреп төшерүдә мөһим роль уйнады. Билгеле, аның үлеме сәяси сәхнәдә бушлык калдырачак”, - диде Мәһди.

Шулай ук Югары Гыйрак ислам шурасы әгъзасы булган Хәмәт әт-Турайфи әл-Хәкимнең үлеме илдәге сәяси вәзгыятькә яман тәэсир итәчәк ди.

“Һәркем аның үлеме сәяси вәзгыятькә тәэсир итәчәген белеп торсын. Ул Гыйрактагы сәяси сәхнәдә тәэсирле шәхес иде. Шуңа күрә аның үлеме сәяси процесска тәэсир итәчәк. Аның үлеме сәяси процесска начар тәэсир итәчәк. Әмма мин Алладан ярдам сорыйм”, - диде әт-Турайфи.

Әл-Хәким 20 еллап сөргендә, Иранда яшәде һәм Сәддам Хөсәин хакимиятенә оппозициянең төп җитәкчеләреннән берсе булды.

Мөхәммәт Бакыйр әл-Хәким
Иранда аның өлкән туганы Аятулла Мөхәммәт Бакыйр әл-Хәким Гыйракта ислам инкыйлабы өчен югары шура исемле оешма төзеде. Нәкъ шул оешма соңрак Югары Гыйрак ислам шурасына әверелде.

Сәддам хакимияте җимерелгәннән соң бертуган әл-Хәкимнәр Гыйракка кайтты.

Әмма 2003 елның августында Нәҗәфтә Гали Имам мәчете янында бомба шартлап Мөхәммәт Бакыйр әл-Хәкимне һәм тагын 80-нән артык кешене үтерде.

Ул Габдел-Газиз Югары шура җитәкчелегенә килгән вакыт иде.

2007елда Габдел-Газиз әл-Хәкимнең үпкәсендә яман шеш авыруы табылды һәм ул Тәһрандагы хастаханәдә дәвалана башлады.

Гомәр әл-Хәким
Ул Тәһранда дәваланганда, аның улы Гомәр әл-Хәким җитәкчелектә аның варисы булырга әзерләнде. Атасының авыруы көчәеп киткәч, соңгы айларда Гомәр Югары шураны үзе җитәкләде.

Кайбер сөнни төркемнәр инде бу шура белән сәяси бәйләнешләр дә урнаштырып өлгерде һәм бу сайлау алдыннан шураның таянычын һәм сәяси көчен арттырырга ярдам итте.

Бу шулай ук шыгый җитәкчеләр арасында тарткалаш билгеләрен дә ачты. Әл-Хәким үлеменә 2 көн кала Югары шура гыйнварга билгеләнгән сайлауда катнашу өчен сугышчан шыгый дин әһеле Моктада әс-Садр тарафдарлары белән яңа сәяси беректәшлек төзеде.

Гыйрак милли бердәмлеге дип аталган бу оешмага Дәва фиркасе башлыгы, Вашингтон тарафыннан якланган премьер-министр Нури әл-Мәлики кертелмәде.

Сиракьюс университетының сәяси мәсьәләләр белгече Мирзад Боруҗерди Югары шураны саклап калырга тырышучы Гомәр әл-Хәкимне арта баручы көрәш көтә диде.

Күзәтүчеләр Югары Гыйрак ислам шурасындагы бүленеш анда яңа сәяси җитәчеләрне китереп чыгара ала һәм бу Кушма Штатлардан да, Ираннан да үз сәясәтләрен үзгәртүне таләп итәргә мөмкин ди.
XS
SM
MD
LG