Accessibility links

Мәскәү төбәкләрне сава


Премьер-министр Владимир Путин 2010 елга Русия бюджетындагы 144 миллиард сумлык дефицитны бетерү өчен, төбәкләрдән җир байлыгын табканнан килгән салымның 5%ын федераль бюджетка тапшырырга кирәклеген әйтә.

Бюджетта акча җитмәү сәбәпле, Татарстан җитәкчелеге 2010 елга билгеләнгән шактый гына планнарны үтәү фикереннән кире кайтты. Билгеле, кризис сәбәпле Русия бюджеты да шактый гына кыенлыклар кичерә. Илнең үзәк банкы тикшерүләренә караганда, 2010 елда бюджетка өстәмә 144 миллиард сум кертелергә тиеш. Әлеге акчаларны каян алырга соң?

Хөкүмәт карары белән бюджетның кайбер өлеше резерв фонды хисабына тутырылачак. Әмма иң көтелмәгәне, премьер-министр Владимир Путинның төбәкләргә карата чыгарган яңалыгы. Ул регионнардан җир байлыгын тапканнан килгән салымның 5%ын федераль бюджетка тапшырырга кирәклеген әйтә. Премьер-министр сүзләренчә, әлеге акчалар 32 төбәктән алыначак һәм аларның барысы белән дә аерым сөйләшүләр алып барылачак.

Әмма хәлләр җиңеләйгәч, хөкүмәт төбәкләргә бу акчаларның бер өлешен кире кайтарырга вәгъдә итә. Мәсәлән, 2010 елда - 60%, 2011 елда – 40%, 2012 елда – 20% кире кайтарылачак.

Татарстан икътисад белгечләре исә, бу хәбәрне кискен кабул итә. Чөнки, республика бюджетының күп өлеше нефть табу, эшкәртүдән килгән салым белән тутырылганын исәпкә алсак, димәк, ахыр чиктә барыбер республика казнасы сайый дигән сүз. “Броккеркредитсервис” ширкәте белгече Александр Афинагентов бу яңалыкка мондый аңлатма бирде.

“Татарстан җитәкчелеген борчыган мөһим мәсьәләләрнең берсе - республика бюджетын тулы тоту. Бу максаттан кайдан, күпме акча керәчәк, дип барлык планнар да төзелгән. Җир байлыкларыннан килгән салымның бер өлешен Русия бюджетына тапшыру зур кыенлыклар китерә, билгеле.

Димәк, республика җитәкчелегенә, яңа кертелгән тәртипләрне истә тотып, бюджетны үзгәртеп корырга кирәк булачак. Әмма Русия җитәкчелеге шундый карарга килгән икән, каршы барып булмый. Субъектлардан бу рәвешле акча җыю, Русия бюджетының төбәк бюджетларыннан да начаррак хәлдә булуын күрсәтә”, ди Афинагентов.

Узган җыелышларның берсендә, бу мәсьәлә уңаеннан, Татарстан премьер-минитры Рөстәм Миңнеханов та борчылуын белдерде. Ул вакытта ул, Русия бюджет кодексына әлеге яңалык кертелсә, Татарстан 2 миллиард сум акчасын югалтачак, дигән иде.
XS
SM
MD
LG