Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милли хәрәкәт 30 август пикетыннан баш тарта


Пикет өчен шәһәр читеннән бирелгән урын
Пикет өчен шәһәр читеннән бирелгән урын

Русия кануннары буенча сәяси-иҗтимагый оешмалар урам йөрешләре, пикетлар уздыру алдыннан җирле хәкимиятнең рөхсәтен алырга тиешләр. Чаллы милли хәрәкәте 30 август көне уңаеннан пикет уздыруга хәкимияттән рөхсәт булуга карамастан, әлеге чараны уздырмаска булды.

Милли хәрәкәт вәкилләре Мөнир Ситдыйков, Тәлгать Әхмәдишин, Милли Мәҗлес депутаты Фаикъ Таҗиев имзасы белән 27 август көнне Чаллының җәмәгатьчелек белән элемтә хезмәтенә гариза бирелә. Анда, 30 август көнне шәһәрнең Җиңү паркында “Татарстанның суверенлыгын торгызыйк” дигән шигарьләр белән пикет уздыру турында хәбәр ителә. Хакимият вәкиле пикет уздыруга рөхсәт бирә. Ләкин хакимият пикет өчен биргән урын милли хәрәкәтне канәгатьләндерми.

“Без үзебезнең декларациядән дә, 1992 елның 21 мартында узган референдум нетиҗәләреннән дә, 1992 елда кабул ителгән конституциябездән дә ваз кичмәгәнлекне белдереп, “Энергетик” сарае каршында пикет уздырмакчы идек. Хакимият вәкиле пикет өчен 3 урында гына рөхсәт булуын әйтте.

Аларның икесендә 30 август көнне чәчәкләр бәйрәме, җыр бәйгесе була икән. “Татарстан суверенлыгын торгызырга!” дигән шигарь дә хупланмады. Шуннан чыгып, пикет уздыруның мәгънәсе бетә”, диде Фаикъ Таҗиев.

Чаллы милли хәрәкәте вәкилләренә шәһәр үзәгеннән 12 чакрым ераклыкта булган, кешеләр йөрми торган урында пикет уздырырга рөхсәт бирелгән. Ләкин, үзебез өчен үзебез пикет уздырмыйбыз, дип, бу урында пикет уздырудан баш тарталар.
XS
SM
MD
LG